Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Быел Сабантуе буламы?

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бу хакта әлегә берни билгеле түгел, дип белдерде.

 Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин белән дә шул хакта сөйләшеп алдык. 

- Нәрсәдер әйтергә куркам да инде. Шулай да, әнә Европада футбол чемпионатларын дәвам итәргә җыеналар, шул ук Германиядә акылсыз кешеләр яшәми бит инде. Бездә дә Җиңү парадын уздырырга җыеналар. Изге Болгар җыены була дигән карарга да Президентыбыз кул куйган. Димәк, Сабан туйлары да үтәчәген дә өмет бар әле. Аннан, безнең быел ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында батырларны җыеп көрәш турниры уздыру нияте бар иде, - ди башкарма директор.

"Кичә республиканың алдынгы тренерлары белән сөйләшеп алдым. Кәефләре әйбәт кенә. Егетләре белән, төрле алымнарны кулланып, шөгыльләнүләрен дәвам итәләр икән. Ничек кенә шөгыльләнсә дә, спортчы формасын сакларга тырыша ул. Димәк, ниндидер ярышмы, Сабантуймы уза дигән хәбәр була икән, алар җиңел генә 2-3 кенә яхшы формага керә алачак!", ди грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы Равил Хәйруллин.

 

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/saban-tuylary-byel-uzarmy

vkal

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса