Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бүренең күзе пыяладай». Авылда балалар мәктәпкә бармый, өлкәннәр этләрне яшерә

Курган өлкәсендәге бистәдә 4 кешене бүре талаган, 1 хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Петухов районы башлыгы Антон Волков әлеге вакыйга турында телеграм-каналында язган. Түрә сүзләренчә, Курорт «Озеро Медвежье» бистәсендә 23 гыйнвар төнендә кешеләр янына бүре килә.

«Бистәдә яшәүче 4 кешене бүре талаган. Кызганычка, аларның берсен коткарып булмады. Хатын-кызны авыр хәлдә хастаханәгә китерделәр, табиблар булдыра алганның барысын эшләде», – дигән ул.

Волков сүзләренчә, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә. Аларның гомеренә куркыныч янамый.

Түрә әйткәнчә, әлеге бистәдә бүре кешеләргә һөҗүм итү очрагы беренче тапкыр булган. Җәнлекне юк иткәннәр, хәзер профильле ведомство белгечләре, аучылар белән бергә, бистә территориясен һәм аның чикләрен тикшерә, башка кыргый җәнлекләр юкмы икәнен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, авыл урамында утлар юк. «2 хатын-кыз урамда йөргәндә, алар каршына бүре килеп чыга. Бу вакытта якында гына 2 ир-ат – кочегар белән янгын сүндерүче эшли. Бүре аларга таба чаба, алар, ничектер, ерткычны куып җибәрә», – дигән биредә яшәүче хатын.

Хәбәр авылда тарала, кешеләр куркуга кала. Авылда кимендә 4 бүре очраган. Берсен, имеш, бүре тешләгән кешеләрне алырга килгән «ашыгыч ярдәм» машинасы таптаган. Калганнарын аучы атып үтергән – бусы расланган белешмә.

«Кич белән тәрәзәдән үзем күрдем – «ашыгыч ярдәм»гә бүре ташланды», – ди биредә яшәүче хатын-кыз.

Шаһитлар сүзләренчә, бүреләр котырган кебек була. Моны тагын бер хәл белән бәйләп аңлаталар. Курган өлкәсе аша кыр кәҗәләре миграциясе уза. Аларның кайсыберләре юлларга чыга, машина астына керә. Кәҗәләр «зомби вирус» белән авырый, дигән хәбәр таралган. Авыл халкы фикеренчә, бүреләргә дә шушы вирус йоккан булуы ихтимал.

«Бүреләр адекват түгел бит, күзләре пыяладай, үзләрен сәер тоталар», – ди биредә яшәүчеләр.

Хәзер балаларның мәктәптә укуын дистантка күчергәннәр. Өлкәннәр коймаларда тишекләрне каплый, бүреләр тимәсен өчен, этләрне яшерәләр.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/burenen-kuze-pyyaladai-avylda-balalar-maktapka-barmyi-olkannar-etlarne-yasera-5863768

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса