Булат Җамалиев: " Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка безнең проектка күрсәткән ярдәме һәм кызыксынуы өчен рәхмәтлемен."
Балык Бистәсе районының Чыршылы Елга атамалы кечкенә генә авылда көндәлек тормыш өчен бөтен нәрсә дә бар. Биредә гөмбә, җиләк-җимеш үсә торган урман, авылга илтүче яхшы юл, коммуникацияләр дә өйләргә кертелгән.
Тик соңгы елларда кибет юклыгы гына алар өчен җайсызлык тудырган. Әмма бу мәсьәлә дә күптән түгел уңай хәл ителде. «Цифрлы авыл» проекты кысаларында, яшь һәм креатив эшмәкәр Булат Җамалиев ярдәме белән биредә заманча «сатучысыз кибет» ачылды. Сүз уңаеннан, бу бөтен республикада икенче шундый кибет – берсе Казан шәһәрендәге ИТ-паркта урнашкан. Җирле халык, бигрәк тә яшьләр, яңалыкны бәяләргә өлгергәннәр һәм мондый сервистан канәгать. Уңайлы һәм заманча булуы авылны популярлаштырган. Хәзер Чыршылы Елгага тирә-як авыллардан да “могҗиза кибеттән” товарлар сатып алу өчен киләләр. Булат Җамалиев сүзләренә караганда, тиздән мондый кибетләр районның башка авылларында гына түгел, республиканың башка төбәкләрендә дә эшли башлаячак.
- Алдагы айда без Балык Бистәсе районы буенча шундый алты кибет ачарга планлаштырабыз. Болар - Ямаш, Кызыл Йолдыз, Полянка, Күгәрчен, Шомбыт, Бикчурай авыллары, - ди Булат Җамалиев. - Башка районнардан да гаризалар бар инде.
Бу кибеттә сатып алучы үзенә кирәкле товарны сайлаганын, аның күләмен компьютер технологияләре билгели. Ә махсус мониторда кеше товарның исемлеген һәм түләү суммасын күрә. Сатып алу өчен банк картасы белән түләргә мөмкин. Бәяләр дә, түбәнрәк.
Кибет ишекләре тәүлек буе ачык булуга карамастан, система урлау фактын ачыклый һәм ишекләрне блоклый. Авыл кешеләре, аеруча үтемле товарлар – көнкүреш, азык-төлек продуктлары һәм башкаларны сатып ала.
Проект авторы өчен күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге кибеттә булуы зур мәртәбә. Бу яшь кешегә ышаныч бирә.
- Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка безнең проектка күрсәткән ярдәме һәм кызыксынуы өчен рәхмәтлемен, - ди Булат Җамалиев. - Без алга таба да халкыбызга уңайлы булсын өчен эшләргә әзер.
«Цифрлы авыл» бөтен бер экосистемадан гыйбарәт. Онлайн-товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә заказ бирү, кешбэк белән фермер продукциясен сату, эш эзләү, бизнес өчен консультацияләр, товарлар китерүдә акча эшләү мөмкинлеге – “сатучысыз кибет” проектның тагы бер юнәлеше. «Цифрлы авыл» авторы Булат Җамалиев, узган ел Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил булды һәм аның планында Татарстан буенча сатучысыз кибетләр челтәрен киңәйтү генә түгел, ә авыл халкы өчен хезмәт күрсәтү спектрын арттыру да каралган.
Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа