Бүген Республикада җылы һәм яңгырлы һава торышы булачак
Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртән кайбер районнарда томан булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан 6-11 м/с тизлек белән, урыны белән 15-17 м/с тизлек белән булачак.
Көндез температура +20дән +25 градуска кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia