Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Республикабызда көчле яңгыр, яшен, боз һәм җил булачак

2 июньдә, республикада һава торышы тотрыксыз булачак.

 ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көндез кыска вакытлы, әмма урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Боз явуы да ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.

Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк җил вакыт узу белән төньяк-көнбатышка борылачак, ә көндез аның тизлеге урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Казанда җилнең иң югары тизлеге 15 метрга кадәр булырга мөмкин.

Төн салкынча узганнан соң, көндез һава температурасы +16...+21 градуска кадәр күтәреләчәк. Казанда термометрлар +18...+20 градусны күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса