Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бу атнага йолдызлар фаразы

27 июнь - 3 июль КУЧКАР (21.03-20.04)ларга алдагы атнада гаилә милкенә караган мәсьәләләрне чишәргә туры килер. Бу ремонт яисә аңа бәйле матди чыгымнарны күз алдында тота. Моннан кала, эшегездә дә күптәнге катлаулы эшне төгәлләрсез. Шуңа күрә ял көннәре җиткәндә үзегезне бик үк яхшы хис итмәссез, мөгаен. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада...

27 июнь - 3 июль
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга алдагы атнада гаилә милкенә караган мәсьәләләрне чишәргә туры килер. Бу ремонт яисә аңа бәйле матди чыгымнарны күз алдында тота. Моннан кала, эшегездә дә күптәнге катлаулы эшне төгәлләрсез. Шуңа күрә ял көннәре җиткәндә үзегезне бик үк яхшы хис итмәссез, мөгаен.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада үзегезне оратор итеп тоярсыз. Чөнки күп кенә сорау-проблемаларыгыз гадәти аралашу вакытында чишелер. Мондый көндәлек әңгәмәләр вакытында, үзегез дә һич көтмәгәндә, сезгә кирәкле кеше килеп чыгу ихтималы зур. Сөйгәнегез белән аралар бозылуы бар. Монда инде әлеге дә баягы ораторлык остасы булуыгыз ярдәм
итәр.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә йолдызлар бу атнада эштәге катлаулы сорауларны чишүне үз өсләренә генә алмаска киңәш итә. Горурлыгыгызны җиңеп, сездән тәҗрибәлерәк булган хезмәттәшләрегезгә мөрәҗәгать итсәгез, кулайрак булыр. Ялыгызны исә табигатьтә уздырыгыз, бакчагызны тәртипкә китерегез.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларның бу атнада акчаны кадерләү дигән төшенчәне бөтеләй онытулары ихтимал. Гаилә бюджетының күп өлешен үзегезнең файдага гына тотуыгыз барыбер тиешле канәгатьләнү хисе бирмәс. Моның өстенә якыннарыгыз да
әлеге гамәлләрегезгә карата ризасызлык белдерерләр.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, бу атнада үзегез генә калу мөмкинлеген эзләрсез. Ялгызы калгач, тормышыгыз турында күп уйланырсыз. Бу уйланулар сезне уятып җибәрәчәк, ди йолдызлар. Сез, кичекмәстән, үзегездәге ялкаулык белән көрәш башларсыз. Нәтиҗәсе дә озак көттермәс - иренмичә, җиң сызганып эшләнгән эшләр җиңүләргә китерер.
КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада үзләренең гадәти керемнәрен арттыра алачак, ди йолдызлар. Күптән кулланмаган эйберне сату ихтималыгыз бар. Мондый карарга килү җиңел булмас, шулай да, кесәгезгә кергән табыш сизелү белән үк, борчулы уйларыгыз юкка чыгар. Элеге керемнең бер тиененә дә тотынмыйча, ераккарак алып куярга киңәш итә йолдызлар.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә бу атнада күп эшләргә туры килер, мөгаен. Хезмәттәшләрегез башкарырга тиеш булган эшләрнең күп өлеше сезнең җилкәгә төшәр. Бу хәл сезне бик арытыр. Ялларыгызны табигать кочагында үткәрсәгез, вакытлы авырлыклар шул минутта ук онытылыр.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарга бу атнада гаилә белән бәйле мәсьәләләрне чишәргә туры килер. Бигрәк тә өлкән яшьтәге якыннарыгызга игътибарыгызны кызганмагыз. Атна азагында һөнәри өлкәдә яхшы яңалыклар көтелә.
УКЧЫ (23.11-21.21)лар күптән алырга хыялланып йоргән әйберне, ниһаять, сатып алырсыз. Бу адымыгызны яраткан кешегез дә хуплар. Элеге хәлгә шатлану хисен бары бер нәрсә - аны сатып алу өчен алган бурычыгыз һәм әлеге бурычны кайтарырга тиеш булуыгыз гына бераз киметә төшәр.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр бу атнада тормышның барлык өлкәләрендә дә канәгатьлек хисе кичерерләр. Шәхси тормышыгызда гармония хөкем сөрер. Бу халәт эшегездә җиң сызганып эшләргә дә комачауламас, нәтиҗәдә, җитәкчегездән мактау сүзләре ишетерсез. Ял көннәрен туганнарыгыз белән аралашуга багышларсыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар бу атнада үзләре турында гына уйларлар. Бу исә һөнәри өлкәдә башка кеше эшләргә тиешле эшне үз өстегезгә алмаска ярдәм итәр. Мондый тәртибегез хезмәттәшләрегезгә бик үк ошап бетмәсә дә, җитәкчегездә сезгә карата хөрмәт хисләре тагын да көчәер. Яраткан кешегез дә, сезнең кәефегезне тоеп, кыйммәтле әйбер алудан тыелыр. Нәтиҗәдә гаилә бюджетыгыз зыян күрмәс.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар бу атнаны үзләренә багышлар. Дөнья мәшәкатьләре артыннан кууның җиренә җиткереп эшләргә дә, бәхетле яшәргә дә комачаулавын сизәрсез. Моны аңлап, "тизлекне киметә" төшәрсез. Шул минутта ук үзегездә ышаныч тоярсыз, проблемаларыгыз да юкка чыккан кебек тоелыр. Якыннарыгыз да бу хәлгә шатланыр гына.
Чыганагы: Заман сулышы
Фотосы: osmira.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев