Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәтке авыл җирлегендә күпләр рәхмәтле аңа

Илебездә һәм республикада соңгы вакытта яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы нәтиҗәсендә килеп чыккан уңайсызлыклар вакытында кешеләргә ярдәм кулы сузучы шәхесләр дә аз түгел.

Шундыйларның берсе, Бәтке авылыннан шәхси эшмәкәр Камил Милиҗанов. Бәтке, Яншык, Дикое Поле авылларында яшәүчеләр аңа бик рәхмәтле.
-Волонтерлар булыша, әлбәттә. Тик кибетләрдә товар булмаса, алар да берни эшли алмый,- ди халык.
Камил Милиҗанов бу авыллар халкын азык-төлек һәм беренчел кирәк булган товарлар белән тәэмин итеп тора.
Ул күбесенчә пенсионерлар яшәгән Дикое Поле авылына һава торышының нинди булуына кармастан барып күчмә сату да оештыра.
Бу өч авыл халкы «Авыл офыклары»  район газетасы аша Камил Милиҗановка үзләренең рәхмәтләрен җиткерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса