Бөркет рухлы олпат зат
...Иртәнге эш сәгатьләрендә икенче каттагы тәрәзәдән күзгә ташланган күренеш аның карашын кискен генә урамга йотып алды. Балыкчылар контора бинасына йөгерәләр. “Нидер булган бугай маллар белән?” - әнә шушы уй барысын бер учка җыеп өстәлгә килеп бәрелде.
Өстен дә салырга өлгермичә директор балыкчылар каршына атылды. ”Утрауны су баса, Алексей Иванович?! Маллар тездән суда, коткарырга кирәк?!” Ул балыкчылар белән Кама ярына йөгерде. “ Югыйсә, зоотехник кичә генә барлап кайткан иде утраудагы 800 баш үгезне.Барысы тәртип. Әле тагын 20 көнлек ашатыр запас бар диде бит?” Хәер, монда гапләшеп торырга вакыт юк. Машинасына утырып Чистайга паром белешергә чыгып китте. Килеп төшсә, паром өч көнгә Тәтешкә китеп барган. Ул янә Бистәгә, җитәкчелеккә ашыга. Тик бер җавап ишетә: “Ничек чыгардың, шулай алып кайтасың”. Бетте китте, вәссәлам?! Кабат әлеге утрау уч төбендәгедәй күренгән Кама ярына килеп баса. Экстрен очракта баш миенең ике яртысы бер юлы эшли дигән фаразлау бар. Әнә, янәшәдә генә баржага гравий төйиләр. Балыкчылар көймәсе белән шунда юл ала ул. Су өслегеннән өч метр биеклектәге баржа стенасын шактый төяләр чүкеч белән. Ниһаять, ишетәләр үзләрен. Директорны күз карашыннан аңлаган капитан өстәгеләрдән язмача рөхсәт ризалык кәгазе алып кайтырга куша. Кабаттан Чистайга кузгалырга туры килә. Порт хуҗасы телдән рөхсәт бирә, тик кәгазьгә ризалашмый. Чистай шәһәренең беренче секретаренә тәвәкәлли директор. Рәхмәт төшкере, аяныч хәлгә калган җитәкченең хәлен аңлый шәһәр хакиме, телефонын җыя: команда бирелә. Инде кояш офыкка оеп барган бервакытта гравий төяүче капитан кулына ризалык кәгазе килеп ирешә. Озак та үтми, 14 көймәгә бүрәнә-такталар төялгән ”балыкчылар десанты” утрауга килеп төшә. Маллар трапның җыелып беткәнен дә көтмичә, әкияттәге канатлы маллар сыман, баржага ярымтөялгән гравийга “коела” башлыйлар. Өч рейска исәпләнгән баржа бер сулышта маллар белән тула. “Йә, Аллам!”- директорның күкрәген нидер әчеттереп үтә. Алексей Зимуров бу халәтенең инфаркт шаукымы булуын соңыннан гына абайлый. Әле барысы алда икән - “перегруз” йөкле баржа мильгә утыра. Аңа буксирлар сорап өченче тапкыр порт хуҗасына барырга туры килә. Икенче көнне өч айдан артык утрауда яшәгән 800 баш мал исән- имин хуҗалык абзарларына кайтып җитә. Утраудагы 80 баш ат шул кичне ярга үзләре йөзеп чыгалар.
Минем белән гапләшеп торган мәлдә, өстәлдәге йөрәк даруын йотып куйганнан соң сөйләп алды бу очракны язмамның герое, районыбызның олуг шәхесе –Алексей Иванович Зимуров. Аның тормышында, язмышында мондый хәлләр аз булмаган. Җай гына гомер йомгагын сүтә барабыз, ә алар калку булып күз алдына килә баралар. Әнә, шундый йөрәккә тирән кагылган вакыйгаларның тагын берсе.
...Инде алтынчы сәгатен район партия комитеты бюросы бара. Көн тәртибендә аны тикшерәләр - шундый корылыклы елны алты баз камыш силосын килограммын да калдырмый читкә сатып бетергән директорны “табада биетәләр”? “Ашамый мал аны, тоз, хәтта шикәр комы салып карадык. Маллар коры тәнгә калып баралар. Ашалмаган ризыкны райондашларга сата алмыйм ич инде. Алучы булгач, намусны читкә куеп булса да читләргә саттым. Белешеп, сөйләшеп кайттым, иртәгә үк шул акчага комбикорм ташый башлаячакбыз.” Чынлыкта, икенче көннән “Береговой” совхозына комбикорм төялгән машиналар кайта башлый. 300 тонна сыйфатлы завод ризыгы малларны ачлыктан йолып кала. Хуҗалыкта бер генә баш мал да кимеми. 1800 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 400 баш савым сыеры, биш мең баш сарык малы кышны исән-имин кышлап чыгалар.
Моңа кадәр дә абруе зур булган директорның дәрәҗәсе бермә-бер үлчәмдә үсеп китә. Бюро әгъзалары да ялгышка сүгүләрен таныйлар. Аның өчен иң кыйммәте - халкының ышанычын аклап яшәү була. Ни әйтсәң дә, тезләнгән хуҗалыкны казыктан торгыза алган Алексей Ивановичка күңеле, тырыш хезмәте белән тартылып яши совхоз кешесе. Бер чорда берьюлы 14 шабашниклар бригадасы эшли хуҗалыкта. Дистәләгән производство объектлары калка, мәдәният йорты, медпунктлар салына, Трой-Урай авылы үзәк урамының ике ягы буйлап 30 га якын совхоз йортлары төзелә. Барысы хуҗалык исәбенә. Уртача көнлек савымы 12 килограмм, гектар уңышы 20-29 ар центнер тәшкил иткән совхоз кесәсендә керем акча аз булмый. “Миллионер” исемен лаеклы йөртә алар ул елларда. Алексей Зимуров исә “Береговой” совхозы белән 10 ел җитәкчелек итә. Ун ел дәвамында районның, республиканың Күчмә байракларын аз кулында уйнатмыйлар береговойлылар. Бер елны сөт, ит, металлолом, икмәк, төзелеш буенча биш Күчмә Байракка ия булалар. Хәтта, Рәсәй дәрәҗәсендәге Күчмә Байракка да лаек була хуҗалык. Төрле дәрәҗә семинарларның да үзәгенә әйләнә ”Береговой” совхозы.
-Бәхетемдер, яшьтән үк язмыш яхшы кешеләргә юлыктырды мине. Хәзерге Татарстан Президентының әтисе Нургали абыйларның күршесендә яшәдек. Беренче хезмәт чыныгуымны, тормыш өчен төпле киңәшләрне дә мин аннан бик күп алдым. Мине белемгә юнәлтүче дә, һөнәр үзләштерүгә этәрүче дә Нургали абый булды. Әтиләре кинога киткәндә уллары Рөстәм белән Рифкать бездә кала иделәр, шактый бергә уйнап үстек, - ди Алексей Иванович.
Сугыш башланган елны туган баланың язмышына сынаулар аз төшми. Мәктәп елларында ук хезмәт юлын көтүче буларак башлый ул. Аннан ат белән урман чыгара яшүсмер. Урман кисүче һөнәрен үзләштерә. Соңрак Нургали абыйсы киңәше белән урманчылыкның оста балта остасы Зөфәр абыйсында ”практика” уза. Чана, тәгәрмәчләр ясау буенча үз эшенең мактаулысына әверелә ул. Шуңадыр, армия сафларыннан кайтуга ял итәргә дә бирмичә элеккеге эшенә чакырып алалар Алексейны. Шул елларда беренче мәхәббәте - Нинаны очрата ул. Тормыш иптәше үз сеңлесе янына Донбасска китәргә күндерә аны. Тик коммунист билеты йөрткән Алексейга рөхсәтне район комитетыннан алырга кирәк була. Аның белән моңарчы аралашкан, аны яхшы белгән Саимә Динмөхәммәтова (авт. ул вакыттагы район партия комитетының учет секторы мөдире) булдыклы егетне районнан ычкындырасы килми. Беренче секретарь Василий Яковлевич Корнеев бүлмәсенә юл ала. Егетне “олы” кабинетка чакыралар. Аны берничә минутлык сөйләшүдән ошаткан район хуҗасы учеттан төшерергә каршы булуын искәртә һәм берничә көннән Алексей Зимуровны район мәдәният йортына инструктор итеп билгелиләр. Аннан килә ул район башкарма комитеты, район партия комитетында инструкторлык вазыйфаларын башкара. “Җитлеккән” кадрны “Береговой” совхозына партком итеп кодалыйлар. Бу җирлектәге беренче чирканчык алулары шуннан башлана. Берничә елдан язмыш аны төбәк белән шәпләп бәйләп куя.
-Директор буларак “Береговой”да эш башлауым җиңел булмады. Беренче өч елы бигрәкләр дә авыр бирелде. Аллаһ рәхмәте, аннан колеягә керә башладык. Беренче тапкыр эшчеләргә 12 шәр оклад хезмәт хакы түләвемне һич онытасым юк. Терлекчеләр, механизаторларның кулымны ычкындырмый рәхмәт укулары кичәгедәй истә. Аннан, барысы үз көенә уңышлы дәвам итте. Икмәге дә булды, җыры да яңгырады. Ул елларда миллионер булып яшәү күпләргә тәтемәде. Эшебез дә, ашыбыз булды диясем килә, - ди Алексей Иванович.
Бер урып-җыю вакытында совхозга Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Усман Җиһаншин килеп төшә. Кеше биеклеге иген басуына кереп хозурланып ала да: ”Алексей, әгәр уртача 25 центнер уңыш аласың икән, урак тәмамлануның икенче көнендә үк минем янга кил. Әйтер сүзем булыр”,- ди. Ә бу елны хуҗалык бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 29 центнер уңыш җыеп ала. Икмәк комбинатына тапшырган квитанцияләрен, амбар кенәгәләрен, авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган белешмәләрне бер папкага салып министр янына китә Алексей Зимуров. Ышанырга, ышанмаска белми директор, ике көннән аның исеменә “адреслы” УАЗ машинасы кайтып төшә. Алга китеп шунысын да искәртеп үтик, Алексей Иванович җитәкләгән совхозның җиңүләре кабатланып торалар. Ул ТАССР Кабинетлар Министрлыгының һәм өлкә партия комитетының, район партия комитетының Мактау кәгазьләренә, соңрак “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исемгә лаек була.
Бу уңайдан аның булдыклылыгына, тәвәккәллегенә кагылышлы тагын бер очракны искә төшереп алыйк әле. Үтә дә яңгырлы ел иде ул. Хуҗалыкның 600 гектар мәйданда борчагы бар. Күршеләр арышка төшәләр. Ә Алексей Зимуров белгечләр, механизаторлар белән килешә дә, “Арыш егылмас ул, аны соңрак та алып була”,- дигән фикергә тупланып борчак егарга алыналар. 12 чапкыч, 9 комбайн көн белән төнне ялгап тукталусыз шушы участокларда хезмәт куялар.
-Игенчеләрне ничә тапкыр ашаткан онытыла башлады. Хәзер әйтсәң дә ярый инде, хәтта, спиртлы эчемлеген дә чыгаргаладык өстәлгә. Аңа карап берәү дә чамасыз кулланмады. Өч көн, өч төн дәвамында ектык- суктык борчакны. Ташырга машиналар җитми, олы юлга чыгып үтемче машиналарны үгетлим. Тыңлаучылары да табылды Ходай рәхмәте, икешәр, өчәр сәгать булышучылар булды. Борчак сугуны дүртенче көннең иртәсендә, сәгать дүрттә тәмамладык. Техникаларны кайтарып паркка кую белән тоташ дәвамлы яңгырлар башланып китте, - ди Алексей Иванович.
Ул елны “Береговой” да борчак уңышы 30 центнер тәшкил итә. Бу культура уңышын сатудан гына совхоз кассасына миллионлаган сум табыш керә. Игенчеләр зур- зур хезмәт хакы алалар.
Менә шулай җитәкчелек ролендә 10 елын тутырган көннәрнең берсендә аны район комитеты беренче секретаре Михаил Петрович Виноградов үзенә дәшеп ала. Тәкъдиме җитди яңгырый: “Булдыклылыгыңны беләбез, әйдә безнең командага, район йөген бергәләп тартырбыз”. Берничә көннән хуҗалыклар белән идарә итү вазыйфасы, ягъни, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы дилбегәсе аның кулына күчә. Әлеге кәнәфидә дә озак утырырга насыйп булмый аңа. Югарыдагы “абзыйлар” тиз күреп ала перспективалы җитәкчене. Минтимер Шәймиев бүлмәсендә аны үзенә эшкә алу өчен ике олы даирәдәге җитәкченең шактый гына “бил алышканын” әле дә горурлык хисләрендә искә ала Алексей Иванович. ”Димәк, бәям бардыр инде диеп уйладым ул чакларда”, - ди ул. Алексей Зимуров республика җитәкчелегенең хәер- фатыйхасы белән “ТАТНИИСХОЗ” ның директоры Фәнис Мусинның беренче урынбасары итеп билгеләнә. Бер үк вакытта “Семеновод” фәнни-производство берләшмәсенең директоры вазыйфасын да башкара.Биредәге тырыш хезмәтләре белән дә зур танылулар ала. Әлеге тармактагы 15 елдан артык хезмәт юлында аның башлангычында дистәләгән яңа объектлар сафка баса, техник база яңара, йортлар салына.
- Горурланып әйтә алам, биредә дә халык яратты, үз итте мине. Ә мин исә аларның күңеленә хуш килердәй матур эземне калдырып китә алдым, - ди Алексей Иванович.
Пенсия алды өч елында ул республиканың ФСНП (Налог полициясе федераль хезмәте) структурасында әйдәүче инженер буларак хезмәт куя. Шулай итеп, 47 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга китә. Бүгенге көндә Казан шәһәренең тыйнак бер квартирасында гомер кичерә.
-Язмышымны матур хезмәтем бизәп торуы, элеккеге хезмәттәшләремнең миңа хөрмәт белән карауыннан, үткән елларыма дан җырлаучы хатирәләрем булудан яшәешемә көч алып яшим. Тормыш юлымның иң истәлекле еллары Балык Бистәсе районы белән бәйле булуын яшерә алмыйм. Балачагым биредә узды, монда кеше булдым, үз юлымны таптым. Шуңа Балык Бистәсенә мөмкин кадәр кайтырга тырышам, район яңалыклары белән кызыксынып торам, әнә район газеталары,- диде ул өстәлендәге бер пачка газета басмаларына күрсәтеп. Ә алар чынлыкта да без нәшер итүче “Авыл офыклары” газеталары иделәр.
Вазыйх Фатыйхов.
Балык Бистәсе - Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа