БРИКС илләре вәкилләре: «Очрашуның матур мизгелләре өчен рәхмәт сезгә!»
Быел Халыкара балаларны яклау көне Балык Бистәсе өчен үзенчәлекле булды. Чөнки анда чит ил кунаклары да катнашты.
Бар тормышыбыз
балалар өчен!
Чит ил делегациясе өчен иң элек беренче номерлы Балык Бистәсе гимназиясендә кабул итү оештырылды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков аларны район мәгариф учреждениеләренең эше белән таныштырды. Аннары делегация Чулман ярына балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмгә юл алды.
Балачак-кеше тормышында иң кызыклы һәм мөһим чор. Балаларның үзләрен ничек хис итүләрен биредә оештырылган искиткеч якты, матур, күңелле бәйрәмдә күрергә мөмкин иде. Бу көнне ул балалар тавышларына, җыр һәм музыкага күмелгән иде. Биредә күңел ачу чаралары көне буе дәвам итте. Бар галәм дә кешеләр белән бергә шатлангандай, кояшлы матур көн бүләк итте.
- 1949 елдан башлап бу көнне бөтен дөнья бәйрәм итә. Балаларыбызның бәхетле һәм сәламәт булуларын, абруйлы булып үсүләрен телим. Бар тормышыбыз балалар өчен! Балалары булмаган бер генә дәүләтнең дә киләчәге юк, - диде район башлыгы Радик Ислямов бәйрәм белән котлап.
Аннары бүләкләү тантанасы булды. Анда КФУ профессоры Роза Вәлиева да катнашты. Чит ил вәкилләре балыкбистәлеләрнең җылы кабул итүләре һәм шундый мөһим чарага килү мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Район башлыгы Радик Ислямов кунакларны үзебезнең мәдәният - традицион ризыклар, җырлар һәм биюләр белән таныштырды.
Бәйрәм милли колорит, иҗади осталык, дуслык һәм балаларга мәхәббәт белән сугарылган иде.
Балалар җырладылар, биеделәр, төрле мастер-классларда, уеннарда, флешмобтаатнаштылар, асфальтта рәсем ясадылар.
Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов кунаклар белән бергә Мәңгелек утка чәчәкләр салды, чөнки балыкбистәлеләрнең иң зур горурлыгы - Ватаныбызны һәрвакыт саклап килгән ата-бабаларыз, безнең каһарман якташларыбыз.
Балачак - иң
мөһим чор
Балалар бәйрәме район мәдәният йортында дәвам итте. Якташыбыз, педагогика фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Роза Алексеевна Вәлиева җитәкчелегендә килгән БРИКС илләре - Көньяк Африка, Бразилия, Һиндстан вәкилләре алдында районыбызның яшь сәхнә осталары-талантлы балалар - җырчылар, биючеләр, музыкантлар, нәфис сүз осталары искиткеч концерт белән чыгыш ясадылар. Кунаклар барысы да балыкбистәлеләрнең кунакчыллыгына, бәхетле, эмоциональ, талантлы балаларның күп булуына сокландылар. Һәр чыгышны зур алкышлар белән кабул иттеләр.
Башкарма комитет җитәкче-сенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина кунакларны районы-бызның тарихы һәм бүгенге тормышы белән таныштырды, балаларның һәрьяклап үсеше һәм аларның бәхетле тормышы өчен күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте.
- Балачак-ул тормышка әзерләнү чоры түгел, ә тормыш үзе. Баланың алдагы тормышында үз-үзен күрсәтә алуы балачакның ничек үтүенә бәйле. Нәкъ менә шушы еллар аның үсешендә иң мөһим чор. Ул ярату, хөрмәт, ышанычлы тоеп яшәгәндә генә тормышта уңышларга ирешә алачак. Һәм без моның өчен бар көчебезне куярга тиеш. Бу - мәгариф өлкәсендә хезмәт итүчеләр өчен иң мөһиме, - диде Роза Алексеевна залда җыелган педагогларга һәм тәрбиячеләргә мөрәҗәгать итеп.
«Без буген бәхетле,
талантлы
балаларны күрдек»
Партап педагогия колледжы Президенты, фән докторы, Һиндстан профессоры мондый матур чара өчен рәхмәт сүзләрен әйтте һәм Балык Бистәсе балаларына үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Бөтендөнья мәгариф тикшеренүләре ассоциациясе президенты, Претория университеты (Көньяк Африка Республикасы) профессоры Лизель Эберсон чыгышы эмоциональ һәм тәэсирле иде. Аңа балаларның йөзләрендәге ышаныч, оптимизм, шатлык һәм бәхет чаткылары бик ошады. Ул шулай ук балыкбистәлеләргә үз мәхәббәтен белдерде.
Бразилиядән Триангуло Минейро Федераль Университетының педагогия бүлеге деканы, профессор Лусио Альваро Маркес - Федор Достоевскийның «Матурлык дөньяны коткарачак» дигән сүзләрен искә төшерде:
- Мин биредә матур кешеләрне, көләч йөзле балаларны һәм гүзәл җирне күрдем.Халыкара педагогик белем бирү форумын оештырып һәм сезнең белән очрашуның шундый матур мизгелләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. «Ура, Рыбная Слобода!», - диде ул рус телендә чыгышын тәмамлап.
Магистр һәм мәгариф докторы Минакши Рамуджи Инголе: «Сәхнәдә булган күренешләр укытучының хезмәт нәтиҗәсе. Балалар моны бик яхшы башкардылар».
Халидин Әхәтовның саксофонда уйнавы кунаклар өчен сюрприз булды.
Делегация составында шулай ук Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан вәкилләре дә бар иде.
Балалар өчен бәйрәм иң югары дәрәҗәдә узды. Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков аны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.
Балаларыбызга гел шулай шатланып-сөенеп, яхшылыкка омтылып яшәргә язсын!
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев