Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бозым түгел микән?”: Азат Фазлыев 16 килога ябыккан

Азат Фазлыев Инстаграмда гаиләсендәге кризис вакытлары турында язып чыккан.

Кризислар - һәр гаиләдә була торган хәл. Без дә искәрмә түгел. Әмма иҗатта да, эштә дә бергә булгач, шундук бер-беребезгә юл куеп, тиз арада каршылыклардан чыга беләбез. Озак вакыт сөйләшмичә йөри алмыйбыз.
“Без идеаль гаилә, без бер дә талашмыйбыз”, - дип яшәгән парларны белмим, андыйлар юк ул! Алай дип әйтсәләр дә, ул ялган сүз. Безнең гаиләгә ул кризис дигәне 7 ел яшәгәннән соң килде. Бәлки гаеп минем өстә дә булгандыр. Мин бит артык иҗади кеше: күктә очып йөрим, ә Алсу җирдән йөри. Минемчә ничек?! Гади һәм җиңел. Ә Алсу барлык нечкәлекләрен уйлап: тукта әле, алай гына түгел, ди. Шул рәвешле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Әмма, бернигә карамастан, без гаиләне саклап калдык. Ул вакытта балалар да күзгә күренми башлаган иде. Бернәрсә дә кызык түгел. 1 ай эчендә 16 килограммга ябыктым. Күпләр: “Бозым түгел микән?” – дә диде... Андый әйбергә аныңчы ышанмаган булсам, әби өшкергәннән соң үз аңыма кайткач, ышана башладым.
Төрле хәлләр була. Әмма гаилә, аны саклап калу - беренче урында! Алсуга рәхмәтлемен, аның зирәклеге һәм акылы ярдәмендә бүген без бергә! 
Сезнең гаилә кризисларны ничек җиңде? Яисә урап уза алдыгызмы? Нәрсә ярдәм итте?

 

http://tulachi.ru/news/tatar-shou-biznes/bozym-tgel-mikn-azat-fazlyev-16-kiloga-yabykkan

фотоtmtv-online.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса