Бик катлаулы, беркемгә бернәрсә дә тиеш булмаган авыр, усал дөньяда яшибез. Бер җылы сүз җанны җылыта, бер елмаю йөрәктәге ташларны эретә. Рәхмәтне дә мулдан әйтәм, игьтибарымны да мине белгәннәргә кызганмаска тырышам. Гадилеккә ни җитә!
Менә яңа Әтәч елына аяк бастык. Узган еллар сынулар белән узып китте. Бу елга ышаныч, өмет зурдан! Яңа елны өйдә, гаиләм белән каршыладык. Бер дә булмаганны кырын ятып концерт карадым. Яңа ел, без мөселманнарның бәйрәме булмаса да, теләкләрне матур гадәт буенча теләдем, иң якыннарыма саулык сорадым, уңышлы ел булсын иде дидем.
Быел мин юрист һөнәрен алачакмын, уку йортын тәмамлыйм. Радиода яңа проект башларга исәп итеп торам. Туй, никаһ мәҗлесен, юбилей кичәләрен тагын да затлырак итеп уздыру өчен башта мең төрле уй.Яңа сценарийлар әзер, алда диплом эше көтеп тора. Тик утырырга вакыт юк. Шәхси тормышка килгәндә, балалар үсә Аллага шөкер, шуңа сөенеп яшибез.
http://www.sahne.ru
Фото из сайта.
Нет комментариев