Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика буенча марафон уздырыла
Бүген Балык Бистәсе районы халкы арасында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика буенча марафон уздырыла.
Ярыш башланыр алдыннан Бәтке авылы сугышта һәлак булучыларның һәйкәле янындагы мәйданчыкта тантаналы митинг узды. Россия һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Марафонда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район башлыгы ярдәмчесе Николай Карпеев, Бәтке авыл җирлеге башлыгы Фәнис Динмөхәммәтов сәламләделәр.
Бәтке авылы үзешчәннәре сугыш чоры җырларын, шигырьләрне башкардылар. Сугышта һәлак булучылар истәлегенә веноклар, чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
Спортчылар арасында яшь һәм урта буын вәкилләре бар. Менә старт бирелде һәм ярышта катнашучылар Бәтке авылыннан Балык Бистәсенә чабып киттеләр.
Аларны дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте озата барды.
(Тулырак газетаның алдагы санында укый аласыз)
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев