Бәхетле гаилә сере? Шул сорауларга җавап эзләдек
Тиздән “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”н билгеләп үтәчәкбез. Бәхетле гаилә булу серләре, нәрсә ул гаилә кыйммәтләре? Төрле буыннан тигез гомер кичерүче матур парлардан шул сорауларга җаваплар эзләдек.
Алсу Хасанова, Балык Бистәсе:
-Гаилә корып яшәвебезгә 29 ел. Гаилә минем өчен - ул, авырлыкларны жиңеп, бер-береңне аңлап, уңышларга сөенеп яшәү. Бәхетле яшәү, мәхәббәтне бәллүр савыттай саклау өчен күп тырышырыга кирәк. Тормыш иптәшем белән барлык эшләрне дә бергә башкарырга яратабыз. Минемчә, бәхетле яшәү сере - бер-береңә хөрмәт, ярату, вакытында юл куя белүдән гыйбарәт.
Галина Николаева, Балык Бистәсе:
-Гаилә коруыбызга биш ел булды. Гаиләм - ул минем терәгем, хәзинәм, гаиләмдә мин җан җылысы алам. Беребезне аңлап, яратып, татулыкта яшәвебез белән бәхетле без. Бәхетле булу өчен ир һәм хатын-кыз икесе дә бертигез тырышырга тиеш, дип уйлыйм. Шул вакытта балалар да үз гаиләләрен булдыргач шуңа омтылырлар. “Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр, дигән халык әйтеме дә бар бит.
Гөлүсә Абзалтынова, Мам.Каз.Чаллы:
- Минем өчен гаилә-ул Аллаһыдан бирелгән зур бүләк. Башта әти-әни кочагында үсәсең, аннары үз тиңеңне табып оя корасың. Менә ул кайда бәхет. Ялгызың бу дөньяда яшәү күңелсез һәм авыр. Кеше бу җиргә матур гаилә корып, узеннән соң иманлы балалар калдыру өчен яратылган, дип саныйм. Минемчә, бәхетле гаилә булу өчен, бер-береңне хөрмәт итү кирәк.
-Мөнәвәрә Шәймәрданова, Балык Бистәсе:
-Илле елдан артык парлы гомер кичерәбез, кызым. Шөкер, аңлашып, бер-беребезгә терәк булып яшәдек. Бер кыз үстердек, аның үз гаиләсе бар. Ике оныгыбызны тәрбияләргә булышабыз. Бу көннәрдә җиләк җыярга йөрдек әле, бүген мәтрүшкәгә җыенабыз. Сабыр булып, бер-береңә юл куеп, кирәк чакта дәшми калу кирәк гомер иткәндә. Ике якны да тигез күреп, туганлык җепләрен өзмичә ярдәмләшеп, кунакчыл булып яшәсәң тормыш гөрләп бара ул.
Гөлия Мөхәрләмова, Котлы Бөкәш:
-Гаилә коруыбызга быел 37 ел була. Тыныч кына аккан тормышны, гаиләдә hәр кешенең бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп, үзен бәхетле хис итеп яшәвен гаилә кыйммәте дип саныйм. Бәхетле булу серләре – ул хөрмәт хисе, сабыр иту, бер-береңә юл кую, гафу итә белү һәм үпкәләрне оныту. Гаилә ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән жылылык та шулкадәр көчле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia