Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бистәдә «Балыкчылар көне» узды

Балык Бистәсендә елдагыча «Балыкчылар көне» үткәрелде.

Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башланды. Аны район Башкарма комитетының яшьләр эше һәм туризм бүлеге җитәкчесе Дарья Вильчинская ачык дип белдерде. Ярышларның тәртибен аңлатты. 

Катнашучылар алдан килеп теркәлү узганнар иде инде. Алар арасында яшь буын, өлкәннәр һәм хатын-кызлар да бар иде. Балык тоту 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Аннан һәрбер катнашучы үзенең тоткан «уңыш»ын мәртәбәле жюрига  алып килде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Алар арасында: 
 

-  «Иң күп балык тотучы» - Ильяс  Фәйзерахманов  -1 урын ( 3 кг. 625 гр), Камил  Гайнуллин 2 урын (1 кг. 170 гр,), Тимофей Закиров 3 урын ( 1 кг.)
- «Иң зур балык» - Радмир Вәлиев (сом 1 кг. 100гр.)
-  «Беренче тотылган балык» (Әмирхан Закиров)
- «Хатын-кыз балыкчы» - Замирә Галәветдинова;
- «Сирәк балык тотучы» -  Зөлфия Шакирова (жерех);
- «Иң яшь балыкчы» - Раян Хөснетдинов;

«Җиңүгә омтылыш» номинациясендә –  Гөлназ Мөхәмммәтҗанова һәм Романовлар гаиләсе дә бар.

Уха пешерүдә Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе, «Яшьләр үзәге», район социаль яклау бүлеге, Урахча, Балыклы Чүкәй, Масловка, Трой Урай мәктәпләре,  Котлы Бөкәш китапханәсе, Рус Әшнәге, Юлсубино авыл җирлекләре коллективлары,  Емельяновлар, Царевлар, Зәйнуллиннар гаиләләре актив катнаштылар. 

Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова чарада  катнашучыларны, тамашачыларны  бәйрәм белән тәбрикләде, аларга нык сәламәтлек, уңышлар теләде.Бүләкләү тантанасында катнашты. 
Ахырдан бәйрәмдә катнашучылар күңеленә хуш килерлек концерт программасы  булды.

Нияз Шайдуллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса