Бистә икмәгенә сорау зур
Район икмәк кабул итү предприятиесе бу көннәрдә кызу урак өстен хәтерләтә.
Бирегә тәүлекләр буена диярлек күрше-тирә хуҗалыклар, районнардан
гына түгел, хәтта кайбер өлкәләрдән икмәк олаулары өзелеп тормый.
Предприятие җитәкчеләренең әйтүләренә караганда, районыбыздан
бүгенгесе көнне 12 нче баржага икмәк төйиләр. Аларның икесе 5 мең тонна
сыешлы булган, калганнары 4 мең тонналы икән. Әле тагын бер 2 мең тонна
сыешлысы чират көтә.
Балык Бистәсе икмәген төгәл бер шәһәргә генә китә, дип әйтеп булмый. Аны
диңгез портларыннан бөтен дөньяга тараталар. Күрәсең, районыбыз
җирлегендә экологик чиста продукт үстерелүен аңлап аңа сорауны нык
арттырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев