Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биш мең сумлык телефонга кызыгып, кызны үтерә язган

Узган җәйнең соңгы көне 19 яшьлек Карина Әхмәтҗанова өчен күңелсез тәмамлана. Салмачы бистәсендә булган әлеге вакыйганы күпләр хәтерлидер дә, бәлки. Моңа кадәр биш тапкыр җаваплылыкка тартылган 28 яшьлек Максим Бәйрәмов исемле адәм биш мең сумлык телефонга кызыгып, рашпиль (эре игәү) белән кызга ташлана.


Бәйрәмовның бу адымы талау ниятеннән дисәләр дә, ышанасы килми моңа. Кансыз адәм кызга берничә тапкыр игәү белән кадый. Хәер, наркотик тәэсиреннән айный алмаган адәм үз гамәлләре өчен җавап бирер хәлдә булмый.


Кичке 9лар тирәсе. Явыз адәм кармагына эләгәчәген уена да кертмәгән кыз үзе генә урам буйлап атлый. Нияте өенә, яраткан гаиләсе янына кайтып җитү.


Тик кайтып җитәргә санаулы адымнар калганда, күз ачып йомган арада ул корбанын көткән Бәйрәмов кармагына эләгә. Кызның сумкасына күзе төшкән ике метрлы җинаятьче, ябык кына, кыска буйлы кызны чебен урынына очырта. Санаулы минутлар эчендә ул Каринага җиде тапкыр кадый. Кызның муены,күкрәк читлеге, сул як кабыргасы, сул кул чугы, сул як боты җәрәхәтләнә.


-Мин берни дә ишетмәдем, - дип сөйли Карина, шомлы көнне искә төшереп. - Кинәт мине арткы яктан кемдер кочып алды һәм муеныма нидер терәде. Бу куллардан ычкынырга теләдем, әмма күз ачып йомганчы ул муенга кадады һәм сумкамнан телефонны алды. Кул-аякларым белән каршы торырга тырыштым, ә ул адәм һөҗүм итә. Бу кансыз кешенең йөзен аермачык күрдем, чөнки юл читендә машина фарасын яктыртып тора иде.


Карина машинасы эчендә фарасын яктыртып утырган кешене күрә. Әмма автомобиль хуҗасы кызга ярдәм итәсе урында, тизрәк качу ягын карый.


Бәйрәмов, теләгенә ирешеп, кызның телефонын талап алгач та тынычланмый. Карина булдыра алганча каршылык күрсәтергә тырыша. Тик инде котылдым гына дигәндә, җинаятьче иң көчле яра ясый - аркасына кадый. Рашпиль аның үпкәсенә кадәр үтеп керә. Бу яра бик җитди булып чыга - кызга озак вакыт хастаханәдә ятарга туры килә. Әмма әле терелергә иртәрәк: Каринага сулыш алуы әле дә кыен.


- Явыз тырнагыннан котылгач, соңгы хәлемне җыеп, өйгә таба чаптым. Юл буйлап тыз-быз машиналар йөри тора. Мин аларны туктатырга тырыштым, тик кая ул! Машина астына керәсең бит дигәндәй, сигнал гына кычкыртып узалар. Кешеләрнең салкын канлыгына шаккаттым. Әгәр хәлем авыр булмаса, артымнан куркыныч сагаламаса, мин аларны юлларыннан бүлер идеммени? - дип елый Карина. - Үзем чабам, үзем менә-менә аңымны югалтырмын кебек. Шулай да Ходай саклады.


Өйгә ничек кайтып җитүен хәтерләми кыз. Ярты тере, ярты үле була ул бу вакытта. Бөтен җиреннән кан саркый.


- Кызым кайтты да, ишекне ачуга идәнгә ауды, - ди әнисе. - "Миңа һөҗүм иттеләр" дияргә генә өлгерде, аңын җуйды. Тәннәрендә тишек урыннар бар, алардан кан саркый, сыдырылмаган, бәрелмәгән урыннары бик сирәк. Үземдә паника башланды. Йөгереп урамга чыктым, янәсе кызыма кая һөҗүм ясалган, шунда барып, иманнарын укытып кайтам. Анда мине кем көтеп торсын инде?! Шул башыма барып җиткәч, мизгел эчендә уктай атылып өйгә кердем дә, ашыгыч ярдәм, полиция чакырттым.


Бәхеткә ашыгыч ярдәм хезмәте санаулы минутлар эчендә килеп җитә. Бер атна табиблар кулы астында дәваланганнан соң, кызны өенә кайтаралар.

Кыз биргән күрсәтмәләр нигезендә, тиз арада җинаятьченең фотороботы төзелә. Бәйрәмовны кулга алалар.


Кичә Казанның Идел буе суды Бәйрәмовка карата беренче суд утырышын уздырды. Аннан алдыгысы Карина Әхмәтҗанова килмәү аркасында булмый калган иде. Кыз исә моны судка чакыру кәгазен вакытында алмавы, ә утырыш буласын бер көн генә алдан хәбәр итүләре белән аңлатты.


Суд кыздан талап алынган телефонның бәясен 5500 сум дип бәяләде. Бәйрәмовны "кеше гомеренә куркыныч тудыру" һәм "талау" маддәләре буенча хөкем итәчәкләр.


Җинаятьче үзенең гаебен өлешчә генә таный. Нинди җәза биреләсен исә суд хәл итәчәк. Беренче маддә буенча гына да Бәйрәмовка кимендә 8 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.

http://intertat.ru

Фото из сайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев