Бирдебәк авылының “Айбагыр” балалар фольклор колективы диплом белән бүләкләнде.
Бирдебәк авылының “Айбагыр” балалар фольклор колективы “Туым Җондызы” – “Рожденственская Звезда-2022” керәшен җырларын башкаручыларның XII республика конкурс-фестивалендә катнашып, “Фольклор-этнографик коллектив” номинациясендә III дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
“Этник традицияләрне саклаучылар” номинациясендә исә коллективка җиңүче Дипломы тапшырылды.
“Айбагыр” фольклор коллективы солисткасы Эльза Гордеева (җитәкчесе Е.Толстова) “Этник вокал” номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы белән, ә “Этник костюм” номинациясендә җиңүче Дипломы белән бүләкләнде.
Шулай ук әлеге фестивальдә Алан-Полян авылының “Алан” балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Л. Кибякова) да күркәм казанышлар яулады. Ул “Халык бәйрәменең иң яхшы сәхнә куелышы” номинациясендә җиңүче Дипломына һәм “Фольклор-этнографик коллектив” номинациясендә III дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа