Бикчурай мәдәният йорты җыр- моңнан өзелми
Бикчурай авыл уртасында яңа төзелгән мәдәният йорты тора.
Авыл җирлеге башлыгы безне анда да алып керде.
Биредә күңелле чаралар, концерт-тамашалар еш оештырылуы хакында әйтте, клуб мөдиренең бар яктан да актив, өлгер булуын да безгә зур сөенеч белән җиткереп аны телефоннан чакырып бирегә китерде. Чыннан да җитез егет булып чыкты мөдирләре Илшат Заһидуллин. Мәдәният өлкәсендә дистә елдан артык хезмәт куя икән инде. Алабуга шәһәрендәге мәдәният агарту көллиятен тәмамлап кайткач ул иң элек Котлы Бөкәш мәктәбендә чыныгу алган. Аннан соң Тәб. Чаллы авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе буларак тәҗрибәсен арттыргач, аны бирегә мөдир итеп күчергәннәр.
Беренче эш көненнән авылда сәнгатьне үз иткән егет-кызларны барлап чыккан. Безнең белән аралашканда да ул үз куанычлары белән уртаклашты.
- Авылда һәр бәйрәм уңаеннан концерт номерлары куябыз, күңелле тамашалар оештыруны матур гадәткә керттек. Бәйрәмнәрне уздырыр өчен җырчы гына түгел, баянчысы да кирәк дип көлә Илшат. Ә боларның берсеннән дә читтә калмаучы, оста баянчы Рәис Габделбәровка да рәхмәтләремне җиткерим әле диде ул.
Безнең редакция коллективында үзләренә авылдашлары белән очрашуга чакырып калды.
Гадәти көннәрдә дә авыл клубын йозакта тотмыйлар. Авыл халкы бердәм булып махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән саклагыч челтәрләр дә үреп җибәрә. Аларның мондый игелекле чараларның берсеннән дә читтә калмыйча актив катнашулары чыннан да мактаулы гамәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia