Бик тәмле коймак әзерлибез
Коймак өчен ниләр кирәк булачак:
1 стакан сөткә, ярты стакан кефир, 2 йомырка, чамалап тоз, әз генә шикәр комы (1 кашык чамасы), булса, бер-ике кашык катык, яки ряженка кушарга ярый.
Он салып әйбәтләп болгатасы. Соңыннан ярты чокыр кайнар суга , бер чәй кашыгы сода салып төнәтәсе
Шуны салып, бер 15 минут тотасы, болгаткалап торырга кирәк.Шуннан көймакларны пешерә башласакта була.
Бик тәмле коймаклар килеп чыга
Майсыз табада пешереп, соныннан сыер май белән майлыйсы.
Коймак әченә фарш, сгущенка, эремчек, каймак, кайнатма да салырга мөмкин.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia