Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бик күп Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия булган хезмәттәшебез юбилеен билгеләп үтә

Журналист бик борынгы һөнәр. Мисырда – фараоннар заманында ук барлыкка килгән.

Ә бүгенге замана журналисты кем ул? Аңа нинди сыйфатлар хас?
 Бу һөнәргә “Авыл офыклары” газетасы җаваплы сәркатибы Фәрвәз Каюмова иҗаты аша күз салыйк!
Журналист һөнәре беренче карашка гади һәм җиңел генә эш кебек. Мәгълүматны эзләп, җыеп аудиториягә тапшырасы гына. Ләкин шушы җиңеллек артында күпме нечкәлекләр яшеренеп ята. Чөнки һәрвакыт барысына да игътибар итеп, анализлап йөрергә, шул мәгълүматны аңлаешлы итеп укучыга җиткерә белергә кирәк.  
Бу һөнәр коммуникабельлек, иҗади эрудиция, кызыксынучанлык, аналитик  фикерли белү, түземлелек һәм зирәклек  кебек сыйфатларны үз эченә ала. Журналист текстны яза да, газетага урнаштыра да һәм үз материалын төзәтергә сәләтле  дә булырга тиеш. 
1984 нче елдан бирле район газетасында эшләүче Фәрвәз Закир кызы Каюмовага нәкъ шушы сыйфатлар хас та инде.  Белемле, көн кадагындагы темаларны сайлап ала белү сәләтенә ия, үз-үзенә ышанган, көчле характерлы журналист ул. 
Ул эшкә килгәндә газета “Октябрь юлы” исеме астында нәшер ителә иде. Хезмәт юлын корректор  буларак башлап җибәрде. Коллектив аны беренче көннәрдән үк үз итте. Редакция    хезмәткәрләре белән  үзе дә бик тиз уртак тел тапты. Яшьләр –  баш хисапчы  Сәрия Җәләлова,   хәбәрчеләр   Дамир Бәдриев,  Рашат Мифтахов, Илгиз Җамалиев, Идрис Аметов,  Рамил Садыйков, рус газетасында Тамара Тихонова, Татьяна Боброва барыбыз бергә редакция казанында кайныйбыз. Күңелле итеп бәйрәмнәр, газета укучылар белән очрашулар уздырабыз. Безгә шулай ук типографиядә газета басучы һәм хәреф җыючы егет-кызлар да кушыла. Ислам Ильясов, Раиф Газизов, Фәрвәз Галиуллина, Кадрия Ильясова, Габдрәхим Бакиров, Шамил Шәкүров, Гарәфетдин Габитов акыллы, ярдәмчел киңәшчеләребез булды.
 Газетада эшләгән кеше иртәме, соңмы барыбер кулына каләм ала, яза башлый. Фәрвәзнең дә укытучысы Наилә Гатауллинага багышланган беренче язмасы дөнья күрде. Аннан икенчесе, өченчесе...

 

Рәсимә Гарифуллина, 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса