Биектау авылында күңелле бәйрәм оештырганнар
Узган атна ял көнендә Биектау авылында күңелле бәйрәм оештырганнар.
Әлеге бәйрәм барышы турында тулырак итеп аны оештыручысы, хезмәт һәм әфган сугышы ветераны, Биектау авылы мәдәният йорты җитәкчесе Равил Әхмәтвәлиев сөйләде.
-Әйе, 10 июль көнне Биектау авылының Пимәр урамы бәйрәме булып узды. Бәйрәмнең исемен «Бер күрешү - үзе бер гомер» дип атадык. Бу көнне атларны бәйрәмчә матур итеп киендереп, арбага әби-бабайларны утыртып бәйрәм үтәсе аланлыкка киттек. Бәйрәмнең беренче өлеше азан әйтү белән башланды, барысы да Коръән ашына табын артына җыелдылар. Аннан аланда уеннар башланып китте. Көрәш дүрт категориядә узды. Яшъүсмер көрәшчеләргә истәлекле бүләкләр hәм медальләр тапшырылды. Әлеге «Пимәр урамы бәйрәме» ерак шәһәрләрдән күп кенә кунаклар кайтты, биредә рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән hәркемгә Пимәр урамы халкы исеменнән зур рәхмәтебезне житкерәбез, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia