Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Биектау авылында “Эх, гармуннар уйный белсәм...” фестивале үтте

27 гыйнварда Биектау авылында узган “Эх, гармуннар уйный белсәм...” җыр-моң фестивален, кем ничектер, әмма мин бик көтеп алдым. Гадәти генә түгел, ниндидер могҗизаи серлелектә үтәр кебек иде ул.

 Узган ел республиканы шаулаткан “Бистә шәле” фестивале, җәйләрен авылларда узган “Капка төбе” уеннары, мәдәният йортларында узган бәйрәм кичәләре һәм дә килеп әлеге гармунчылар фестиваленең керәшен, рус, татар авылларында юл яруы – район мәдәният бүлегенең “тиктормас” эшчәнлегенең гүзәл бер үрнәге икәнлеге инде барыбызга мәгълүм.

Күңелем алдамады, гармунчылар фестивале бу юлы да яңа идеяләр белән тулыланган иде. Әнә Биектау авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданчык, төсле шарлар белән бизәлеп, чын бәйрәм төсен алган. Фестивальнең башлангыч өлешендә кызлар бәйләгән шәлләрен, бияләйләрен карда аунатып мамыкландыралар. Шаян сүзләр, такмак, биюләр һич тынып тормый. Кем күпме шәл бәйләгән, алучылар бармы – сүзләр сүзгә ялгана, җитез, уңган кызлар кулындагы мамык шәлләр ефәк кебек кулдан кулга күчә дә ак кар өстенә ята... Шул арада урамның аргы башыннан гармун авазлары ишетелә... Җыр, моң тормыш, дөнья мәшәкатен оныттыра, тирә-юньгә шатлык нуры, бәйрәм рухы сибелә.

Менә шундый искиткеч матур күренештә башланып китте фестиваль. Аның ачылышын игълан иткәннән соң берәм-берәм сүз алган Биектау авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Равил Сәхапов, Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле оешма җитәкчесе Ильвера Касыймова, район мәдәни-социаль бүлек җитәкчесе Лилия Кәримуллина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков фестивальнең әһәмиятен, аның бәйрәм йолаларын, халкыбыз мирасын саклау, яшьләребезне милли рухта тәрбияләү максатында уздырылуын әйтеп үттеләр. Агымдагы елның Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы буларак игълан ителүе һәм әлеге чараның шуның кысаларында узуы да ассызыкланды.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы  битләрендә укый аласыз.

Автор Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса