Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүгенге көндә шау -шулы тема: татар телен нишләтәләр?

Татарстаныбызда туган телебезнең кысрыклануын күреп, җан әрни. Ә бит Татарстаныбызда икетеллелек яшәп килә. Конституция нигезендә ике тел дә тигез хокукларга ия булырга тиеш. Үзебез, көнгә чыктыкмы, милләтләр дуслыгы дип чаң сугабыз. Бер-береңнең теленә, гореф-гадәтләренә бертөрле караш булганда гына милләтара дуслык турында сүз алып барырга була торгандыр ул. Башкаларга карата булган...

Агымдагы елның 17-19 нчы июль көннәрендә миңа Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" иҗтимагый форумы кысаларында Саба районында булырга туры килде. Сәләтле балалар мәктәбенә килгәч, милли киемнәр киеп, ипи -тоз белән каршылап, килгән кунакларны саф татарча сәламләп, делегатлар өчен әзерләнгән концертны саф татар телендә алып барган кызның үз теләге белән татар телен үзләштергән чеп-чи рус кызы икәнлеген белгәч, исем-акылым китеп кайткан идем. Менә бит, теләк булгач, өйрәнгән! Ә бездә "мәҗбүриләргә ярамый". Алай булгач, безгә рус теле һәм әдәбиятны да мәҗбүри укыталар булып чыга түгелме соң? Ул безнең туган телебез түгел ләбаса! Ә инглиз яисә немец теле? Химия, физика, геометрия, география кебек фәннәрне дә мәҗбүри рәвештә, уфылдый-уфылдый үзләштерәбез бит без. Ә нигә? Шәхсән миңа дәрестән соң калып, химия кабинеты лабораториясендә ясаган тәҗрибәләрнең; физикадагы Ньютон законнарының; геометрия фәне буенча, төн йокысын алган синус-косинуслар белән беррәттән, башны бәрә-бәрә исбатлаган теоремаларның; география дәресендә һәрбер илне җентекләп өйрәнгән параграфларның әле һаман кирәге чыкканы юк. Елый-елый инглиз телен, телләрне вата-вата урыс язучыларының биографияләрен өйрәнеп, сөйлибез, такта янында дәрес буе басып торып, тузга язмаган теоремалар исбатлыйбыз, Ньютон законнарын ятлыйбыз икән, нигә әле безнең үз илебездә үз туган телебезне өйрәнергә һәм дә өйрәтергә хакыбыз булмаска тиеш?! Хәтта мәҗбүри рәвештә булса да!
Әлеге язманы әзерләгән чакта ВК социаль челтәрдәге дусларым белән "Сез ничек уйлыйсыз, татар теле дәүләт теле буларак мәктәпләрдә укытылырга тиешме? Гомумән, татар теленең киләчәген 10 елдан сез ничек күз алдына китерәсез?" дигән темага шактый аралаштык, фикерләр белән уртаклаштык без. Аларның һәрбер сүзендә җан авазы ярылып ята. Фикерләрнең кайберләрен газета укучыларга да тәкъдим итәм.
Заһит Мурсиев, пенсионер: "Туган телдә сөйләшү һава сулау кебек табигый хәл, шуңа аны законнар белән рөхсәт итү яки тыю саташу чире. Ун елдан соң дигәндә, авырлык килгәндә халык активлаша, бөҗәк тә үлмәскә тырыша, мин, халык үз телен саклап кала алыр, дип ышанам.
Нурулла Гариф, тарихчы, күп кенә китаплар авторы: "Бу илдә мәҗбүрилек бар нәрсәдә чагылыш таба. Телгә килгәндә татар халкының Татарстаннан тыш яшәгән 75 процентының кайсының дәүләт кануны һәм дә хисабы хакына үз телен өйрәнү мөмкинчелеге бар? Ә бит конституция бар, аларда бар милләтләргә дә кануннар бер төрле язылган. Татарстанда татар халкының мәнфәгате якланмаса, монда икътисади үсеш тә булмаячак. Ялганга корылган гамәлләрнең гомере озын булмый ул. Татар теле язмышы 10 елдан ничек булыр? Монысы күп очракта бары гади халыктан - үзебездән, милли җанлы татар зыялылары, ата-аналардан, һәрберебезнең үзеннән тора. Күңелен бары байлыкка гына салган татар түрәләрендә өмет юк. Балаларыбыз үзебезнеке. Без аларның телгә, дингә, гореф-гадәтләргә, милли яшәешкә бәйле бар өлкәләрдә дә хокукларын якларга, сакларга тиеш".
Асылъяр, җырчы: "Укытылырга тиеш дип әйтү генә аз, татар теле кирәкле булырга тиеш. БДИ биргәндә, югары уку йортына кергәндә татар теле мәҗбүри бирелә торган имтиханнар рәтендә торып, халык белән эшләүчеләргә татар телен камил белү төп шартларның берсе булырга тиеш. Бүгенге көндә татар телебезнең язмышы ике юл чатында тора: беренчесе - русча фикер йөртеп, татарча сөйләшергә маташкан маңкортлык юлы (татар телен юкка чыгарырга теләүчеләр), икенчесе - татар телебезгә олы хөрмәт белән карап, аны республикабыз яшәешенең һәр өлкәсендә дә кирәкле итү, һәм әлбәттә сабый чактан ук бала күңеленә салу. Икенче юл белән генә китә күрсәк иде дип тели минем күңел".
Энҗе Мөхәммәтҗанова, 20 яшь, студент: "Без - татар балалары, тырыша-тырыша рус телен укыйбыз бит әле, башка сыймаслык хәл дип торылмый. Һәм бу бик яхшы, без кайда гына булсак та, югалып калмыйбыз, татарчасын да, рус телен дә аңлыйбыз. Ни өчен татар теле укылмаска тиеш ди икән инде ул? Безнең телебез шундый матур, йомшак бит... Миңа калса, татар теле бетмәячәк, Алла боерса. Чөнки дөньяның һәр җирендә татарлар күп. Татар теле - безнең туган телебез! Мин дә, Алла боерса, балаларымны туган телебездә тәрбиялиячәкмен".
Гүзәлия Бәдретдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы: "Бу арада иң авырткан җиребез шушы инде. Татар булмаганннар гына булса бер хәл, татарларның туган телебезне укытуга каршы булуы ачуны китерә.Татар теле мәктәпләрдә укытылырга тиеш! 25 ел рус мәктәбендә татар теле укытып, "татар телен өйрәнмим", - дигән баланы очратканым булмады, аллага шөкер. Ә болай барса, 10 елдан түгел, 10 көннән соң телебез белән нәрсә булачагын белеп булмый".
Гөлсинә Галимуллина, язучы: "Бу уку елыннан Бельгиядә татар һәм рус культурасы мәктәпләрдә факультатив дәрес итеп укытыла башлады. Испаниядә икенче ел рәттән Европада яшәүче татар һәм катнаш гаиләләрдә үсүче балалар өчен җәйге лагерь оештырылды. Узган ел мин анда ун көн булдым. Ничек яратып татар телен өйрәнгәннәрен күреп кайттым. Бүген заман алга киткән чорда яшибез. Татарстанда яшәп тә, бер авыз сүз татарча белмәгән кешеләр өчен этәргеч булыр иде. Әнә бит, татар телен Европа баласы да өйрәнә. Күп тел белгән кеше кайда гына барса да үзен иркен тота. Безгә әле бу яктан европалылар үрнәк булып тора."
Әдилә Борһанова, "Салават күпере" журналы баш мөхәррире: "Без Татарстанда яшибез. Татар теле - дәүләт телебез. Республикабызда татар теле укытылырга тиеш түгел, дигән сүз мәгънәсез яңгырый. Чөнки безнең тел - ул безнең милләт. Ә татар милләте ул гади генә милләт түгел, ул гасырлар буе формалашкан, үскән, нык тамырлы, гаять бай тарихлы ДӘҮЛӘТ! Бүгенге көндәге телебез белән барган вәзгыятьне телне бетерергә тырышу, дип кабул итәм. Ә телне бетерү - милләтне бетерү, аның асылын, тарихын һәм киләчәген чабу. Киләчәктә татар теленең язмышы безнең бүгенгебез белән бәйле. Балаларыбызга бу мирасны саклап тапшыру - бурычыбыз, ә теләк түгел".
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев