Бүген көчле җил, иртәгәдән кар булачак
Бүген төньяк-көнбатыштан 15-17 м/c тизлектә көчле җил булачак.
Республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә иң түбән температура + 5, +7 градус, көндез һава температурасы +9 градуска кадәр күтәрелә.
Иртәгә, 12 октябрьдә, беренче кар явачак. Температура төнлә -1, көндез +5 градус. Ял көннәрендә дә бераз кар явачак, көндезге температура +5 градустан артмый.
Җылы киенеп йөрегез.
http://agryz-rt.ru/news/ava-toryshy/bgen-kchle-il-irtgdn-kar-bulachak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа