Бүген Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре үзләренең Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бүген Дәүләт автомобиль инспкциясе хезмәткәрләре үзләренең Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Яшерен-батырын түгел, "гаишниклар"ны яратып бетермибез инде. "Юкка бәйләнәләр, гаепсезгә штраф салалар, ул гына да түгел ришвәт таләп итәләр",- дип зарланабыз. Әмма күпчелек намуслы, үз эшенә чын күңелдән бирелгән егетләр эшли дәүләт инспекциясендә. Мин автосөюче буларак, юлларда инспекторларны күрсәм үземне ничектер сакланганрак хис итәм. Сары җилетлы инспекторлар юлларны патрульлек иткәндә "лихачлар" да тизлекне киметә, исерек тә руль артына утырмый бит инде.
Әйе, гаишникларны өнәп бетермибез. Ләкин бер генә атнага,юк, бер генә көнгә юлларыбызны инспекторлардан башка күз алдына китерик әле. Чын мәшхәр башланыр иде, валлаһи. Юллар исерек,таныклыксыз шоферлар белән тулыр иде, авариягә эләкккән ир-егетләр чику килеп сугышып гаеплене ачыкларлар иде. Юк, җәмәгать, булмый алардан башка! Бик тә авыр, куркыныч, шул ук вакытта бик кирәкле эш башкаралар алар! Бәйрәмнәре белән котлыйк, имин юллар телик үзләренә! Алар ел әйләнәсе безнең иминлек сагында торалар бит.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев