Бүген Балык Бистәсендә Сабантуй бәйрәме булып узды(фото, видео)
Һава торышы мәйданга җыелучыларны шүрләтмәде. Бәйрәмне башлап район башлыгы Илһам Валеев балыкбистәлеләрне Сабантуе белән котлады.
Мәртәбәле чарага килүче кунаклар белән таныштырды. Алар арасындаТатарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Д. Самаренкин, М. Сыровацкий, "Каздорстрой" генераль директоры Р. Касимов, бу оешманың райондагы вәкиле К. Нуретдинов, "Русский мрамор" җәмгыяте җитәкчесе Грушевский, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү фонды башкарма директоры Н. Һашимова , Районыбыздан чыккан артистларыбыз, язучыларыбыз һәм башкалар бар иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын хезмәт һәм мәшгульлек министры Э. Зарипова җиткерде.
Бәйрәм программасы эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Һәрвакыттагыча көрәш киеренке шартларда барды. Сабантуйның төп батыры булып Балык Бистәсе егете Илнар Мәсгутов калды.
Вазыйх Фатыйхов фотолары
(Тулырак язма газетдан укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев