Чараның программасы эчтәлекле һәм кызыклы иде. Бәйрәмгә 2500 дән артык кеше җыелган иде.Барысының- зурларның һәм балаларның күңелләре күтәренке булды. Котлау сүзе белән муниципаль район башлыгы Илһам Валеев чыкты. Ул бәйрәмгә җыелучыларның барысын да шушы истәлекле көн белән котлады. 14 яшькә җитүчеләргә тантаналы рәвештә Россия гражданины паспорты тапшырылды.
Бәйрәм барышында хәэрия акциясе узды. Анда барысы 31 мең сум акча җыелды. Бу сумма Корноухово картлар йорты һәм " АКчарлак" балалар приютына юнәлтеләчәк.
Бәйрәмгә килүчеләр алдында даннары районнан читкә таралган коллективлар чыгыш ясадылар. Пенсионерлар фольклор ансамбле, хореграфик төркемнәр, аерым башкаручыларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.
Мәйданчыкларда балалар асфальтка рәсем ясадылар, төрле уеннар уйнадылар.
Нияз Шәйдуллин.
(Тулырак газетадан укый аласыз)
Игорь Пузырьков фотолары
Нет комментариев