Бүген Балык Бистәсе районы Яншык зиратында традицион өмә узды (ФОТО)
Бүген 9 май көнне Яншыкта зур өмә узды.
Бу чара матур традициягә әверелде. Иртәнге 8дән 11гә кадәр авылдашлар зират чистарттылар. Авылда гомер итүчеләр дә, шәһәрләрдән кайтучылар да күп иде. Һәр кеше үз туганының каберен карады. Моннан тыш зиратны корыган зур агачлардан арындырдылар. Бензопила алып килгән Хәмит абыйга рәхмәт.
Зиратның аскы коймасы ватык дип язган идек. Аны ясаучы да табылган. Света апай малае Марат һәм Рәдиф абый эшләгәннәр койманы. Алдагы көнне Руслан Шәрәфиев тракторы белән аны менгереп куйды. Өмә вакытында шул койманы урнаштырдылар һәм буяп та куйдылар.
Чистарту эшләре тәмамлангач, гадәттәгечә, халык җыелып әрвахларга дога кылды. Соңыннан көнкүреш эшләре турында сөйләшеп алдылар. Авыл фондында бүген 25 мең сумнан артык акча бар. Бу турыда үзенең хисабында Васил Шәрәфиев сөйләде. «Акча тик ятарга тиеш түгел, эшләргә тиеш,» - диде ул. Авылга быел юл салынса, Бөрнәки күперен, Шыңгый чишмәсе Инешкә кушылган җирләрне каратасы булыр шул акчага диеште халык.
Тагын бер мәсьәлә: зиратта мәетне күмү. Өмәгә җыелган халык мәетләрне күмгәндә каберләрнең тәртип белән урнашмавы, туганнар өчен алдан урын алып куюлар, зур мәйданны тимерчыбык белән урап алуларга каршы чыкты. Күмү эшләрендә Фәнил мулланы җаваплы кеше итеп билгеләделәр. Бу - тавышка куеп, куллар күтәреп, күпчелек тавыш белән расланды.
«Чардуганнарыгызны буйыйсыз икән - буяу савытларыгызны калдырмагыз, зиратны чиста тотыйк», - диде Васил Шәрәфиев. Кайберәүләр зираттан әйбер алып кайтырга ярамый дигән ырым-шырымга ышана. Бу юк сүз. Хорафат! Моның шулай икәнлеген дини белеме булган Фәнил мулла да ассызыклары. Кайбер авылдашлар чүп-чарны, буя савытларын аскы яктагы беседкага тутыра башлаган. Беседка - чүп урыны түгел. Алай эшләргә ярамаганлыгы әйтелде җыелышта.
Чардуганнар буенча мондый тәртип. Кайбер кешеләр туганнарының чардуганнарын яңарткач, искесен кая куярга белми. Аларны өске якка алып чыгып коймага сөяп куйсыннар иде. Өмәдә аларны иске каберлекләргә куярлар. Агач чардуганнары череп беткән каберләргә тимерне кую һәр 9 май диярлек башкарыла. Бу да саваплы эш.
Алдагы көн яңгырлы булуга карамастан, быелгы өмәгә кеше шактый күп җыелган иде. Алдагы елларда да шулай булыр дип ышанып калабыз. Исән генә булыйк.
Быелгы өмәдән Сөләйман Солтанов төшергән берничә фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia





Нет комментариев