Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Безгә Күгәрчен укучылары яза

   Интернет кеше тормышына бик тыгыз кереп  урнашты. Аның өстенлекләре   күп. Интернетны кулланып, онлайн китаплар укырга, төрле фильмнар карарга, үзеңә кирәк мәгълүматны табарга була. Әгәр мәктәптә берәр фәннән катлаулы темага доклад язарга кирәк икән, кирәкле мәгълүматны без җиңел генә интернеттан карый алабыз. Аның ярдәмендә яңа кешеләр, дуслар белән танышабыз, аралашабыз.

 Ләкин интернетның икенче зыянлы ягы да бар. Кайберәүләр интернетка бәйле булалар һәм анда тәүлек буе утыралар. Минемчә, бу эш яхшы түгел. Алай утыру сәламәтлеккә зарарлы: телефонда, компьютерда текәлеп утыру күзләргә бик зур зыян китерә. Ә бит кеше телефон һәм компьютер алдында 20 минут кына утырырга тиеш. Аннары ял итәргә кирәк.

 Төрле уеннар уйнап, кирәкмәгән программаларда утырып, кешенең психик хәле дә начарлана. Ул артык сәерләнә. Интернет челтәрендә озак вакыт утырып, ул үзенең эшлисе эшләре турында оныта. Бу бик начар. Шул челтәрдә тапкан дусларың  кечкенәдән бергә уйнап үскән дусларың белән аралашудан читләштерсә, күңелсез нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Урамда, матур табигать кочагында якын дусларың белән файдалы итеп вакыт үткәрүдән дә яхшысы юк!

    Кешеләр интернет үсешенә төрлечә карый. Минемчә,  интернетның зыянлы яклары шактый күп, әмма  файдалы яклары да җитәрлек. Интернет ярдәмендә кеше үзенең сәләтләрен күрсәтә, үстерә, карьера башлый һәм таныла ала. Кемдер хәтта акча да эшли шул интернет челтәрендә.

 Шулай ук истә тотыйк: алдакчылар һәм начар кешеләргә юлыкмас өчен сак булу кирәк.

 Заманабызны алга җибәрүдә зур өлеш кертә торган технологияләрне дөрес һәм урынлы куллана белик.

 

Әдилә Мингарипова,

Күгәрчен мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

stihi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса