Без - Тукайлы халык...
Тукай һәм туган тел - аерылгысыз, ул үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер
26 апрельдә татар дөньясы Тукай көнен, Туган тел көнен билгеләп үтте. Әлеге күркәм чара районыбызның мәдәният учакларын дөрләтте, мәктәп, балалар бакчаларында шигырь бәйрәмнәре узды. Социаль челтәрләрдәге шигърият рухы исә бар дөньяга сибелде, укучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өлкәннәрне дә көнләштерерлек итеп Тукай шигырьләрен яңгыраттылар.
Әйе, бу көн Туган тел көне буларак та җанга газиз. Район мәдәният йортында шагыйрьнең 135 еллыгына багышланган “Татар рухы һәм каләм” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә дә Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.
Бәйрәм Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштергән күренеш белән ачылды. Кечкенәдән шагыйрьнең “Су анасы”, “Шүрәле”ләре белән таныш күңел ул көнне янәдән әкияти балачакка кайтты. Бар да таныш, бар да якын... Алып баручылар Илшат Кәримуллин белән Гөлия Кәримуллинаның кечкенә Апушның авыр тормышы хакында сөйләүләрен һәркем игътибар белән тыңлады. Әнә, нәни сабыен кулларында тибрәткән ана (Югары Тегермәнлек авылыннан Ләйсән Габдуллина) бишек җырын җырлый. Район сәнгать мәктәбенең “Рапсодия” бию төркеме “Әлли-бәлли-бәү” биюен башкара. Бер-бер артлы тәкъдим ителгән номерлардан Тукайның үлемсез шигырьләре Рәсим Әльмиев, Радмир Сибгатуллин, Ралинә Ситдикова, Феликс Сидоров, Регина Ситдикова башкаруында яңгырый. “Таз” шигырен исә Корноухово авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сәйлән“ театр коллективы (җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллина) сәхнәләштергән. Барысына да “Афәрин, егетләр, кызлар!” диясе килә. Туган телебезгә гашыйк, Тукайлы халык икәнлегебезне үз чыгышларыгызда янәдән бер күрсәттегез. Районыбызның “Рәйхан” курайчылар ансамбле, Масловкадан Галиябану Мингалиева, Кече Укмастан Камилә Гарфетдинова кичәне җырлы-моңлы иттеләр. Шагыйрь әйткәндәй, чын безнеңчә милли көй һәркемдә бәйрәм рухы тудырды.
Тукай көнен олы шагыйрьләр данлый. Дистәләгән китаплар авторы, танылган шагыйрә Рәсимә Гарифуллина иҗатында да Тукай аерым урын алып тора. Автор тарафыннан укылган «Янәшәмдә Тукай» шигыре Тукайның шагыйрьләр солтаны икәнлеген янә бер дәлилләде.
Әйе, Габдулла Тукай «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгесе» булды һәм ул киләчәктә дә шулай булыр. Кичә азагында Сергей Фалин башкаруындагы “Туган тел” җыры шигърият бәйрәменең дәвамлы булуына, буыннардан-буыннарга күчәсенә илаһи бер омтылыш бирде. Зал тулы тамашачы аягүрә басып җырга кушылды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа