Без - табигать баласы
Безнең мәктәптә даими рәвештә табигатьне саклауга багышланган чаралар үткәрелә.
Ул сыйныф сәгатьләре, КВН, рәсем конкурслары, экскурсияләр формасында уза. Март аенда мәктәбебез укучылары арасында “Иң матур кош оясы” конкурсы үткәрдек. Тиздән алар ясаган ояларга яраткан, канатлы дусларыбыз кайтып урнашачак. Укучыларга экологик тәрбия бирү өстендә зур эш алып барыла. Алар актив рәвештә чишмәләрне чистартуда, агачлар утыртуда катнашалар. Үзләренең уй-фикерләрен исә “Яшь натуралист“лар түгәрәгендә иҗатлары аша җиткерәләр.
Вера Лукина,
Шомырбаш мәктәбенең биология укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа