Без горурланабыз сезнең белән, Виталий Константинович!
Мин бу табиб турында язар алдыннан бик озак уйланып йөрдем.Юк,нәрсә язырга икән дип түгел.Ә нәрсәдән башлап язсам дөресерәк булыр микән дип.
1978 елны медицина институтын тәмамлап ул үзенең райнонына эшкә кайтып урнаша.
Яшь,белемле әлеге табибны Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе баш табибы Фарук Сәлах улы Мифтахов биш куллап эшкә ала.
Хәзер инде таныдыгызмы кем турында сүз барганын?
Хирургия бүлегендә иң элек хирург, аннан соң озак еллар бүлек мөдире булып эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, барыбыз да үз иткән табибыбыз Виталий Константинович Волков ул.
Чыгышы белән Балык Бистәсенең Крәшен Казысыннан чыккан әлеге егет ничәмә - ничә кешенең гомерен катлаулы операцияләр белән саклап калып, күпме кешегә яшәү бүләк иткәндер - анысы билгесез.
--Мин эшкә кайткан елларда УЗИ,томография кебек медицина җиһазлары юк иде.Эшләве кыен булса да без ул авырлыкларны җиңәргә тырыштык.Авыруны аякка бастырыр өчен укыганда алган белемебезгә таянып төгәл диагноз куеп,дөрес дәвалау курслары билгеләргә туры килә иде, - ди ул.
Ни өчен табиб һөнәрен сайладыгыз һәм аны сайлаганга укенмисезме? - дип сорагач, Виталий әфәнде уйланып алды да,болай диде:
- Әнием бик нык авырта иде. Еш кына хастаханәләрдә дәваланды, мин кечкенә, берничек ярдәм итә алмыйм. Күңелем әни авырткан саен сыкрап - кызганып куя иде.Шунда мин үземә табиб булам дигән максат куйдым. Һәм укуны бетерү белән Казан медицина институтына юл алдым. Үкенгән чакларым булмады.Минем өчен кешегә ярдәм итү, кулымнан килгәнчә булышу күңелемә бары рәхәтлек бирә, - дип җавап кайтарды.
Виталий Константинович белән аралашып утырганда мин аның шулкадәр тыныч,сабыр,гадел,гади,эчкерсез,олы йөрәкле шәхес булганлыгына тагын бер тапкыр инандым.
Гиппократ антына тугры калып,ак халатына тап төшерми ничә еллар ул район халкына авырыксынмый хезмәт куйды.Аның эш бүлмәсенең ишеге бөтен кеше өчен дә ачык булды.Ул беркемне дә аермады, бөтен кешене тигез күреп ,туганнарыдай яратып изгелекле гамәлләр кылды.
- Минем өчен бөтен кеше тигез ,чөнки җир йөзендә яшәүчеләр барысы да кем өчендер иң кадерле кешеләр. Аларның барысының да сау-сәламәт һәм матур яшиселәре килә.Кулымнан килсә мин барлык адәм балаларына да сәламәтлек өләшеп чыгар идем, - диде әңгәмәбезнең ахырында Виталий әфәнде.
Виталий Константинович, Ходай сезне табиб итеп юкка гына җир йөзенә җибәрмәгәндер. Ул белгән сезнең күңелегез тулы мәрхәмәтлелек, йөрәгегездә бары изгелек икәнен.
Шушы көннәрдә яраткан хирургыбызның туган көне!
Виталий Константинович, сезгә без нык сәламәтлек,бәхет,гаилә иминлеге теләп калабыз.Гел шундый көчле рухлы,ярдәмчел булып калыгыз.
Без сезнең белән горурланабыз!
Автор Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа