Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Без һаман аны сагынабыз ....

Кышның инде яртысы үтеп китте дисәк тә ялгыш булмас. Артка борылып карасаң, тагын бер ел үтеп киткән. Күпме эшләгән эшләр,кылган гамәлләр, ялгышлары да булгандыр, югалту - табышлар .....Болар хәзер барысы да артта калган.

2017 ел кемнәргәдер бәхет - шатлык бүләк итсә, кемнәрнедер кайгыга күмеп, ачы күз яшьләрен койдырды.

Бүген хастаханәгә барып тешен дәвалап кайткан танышым минем янга килде дә, Әнисә булмагач бүлмәләр дә буш сыман тоелды диде. Әйбәт кеше иде, гел елмаеп каршы алды, авырмагыз дип озатып калды. Эйе, үткән белән сөйләшәм. Иде, иде шул.

Бүген ул арабызда юк. Ни кызганыч, якты күңелле кешеләрне Алла бабаебыз бу җирдән иртә алып китә. Югыйсә, рәхәтләнеп яшисе иде ич әле. Бар тормышка ямь өстәп туган оныгын сөеп, балаларының игелеген күреп гомер кичерәсе иде.

Чыннан да якты күңелле кеше иде ул. Кояш кебек балкып, йолдыз сыман янып, тормыштан тәм алып, доньяның матурлыгын күреп яши торган кеше иде ул.

Борчулары булса да ул аны кешегә күрсәтә белмәде, һәрвакыт көләч йөзле булып кала белде.

Ул китте ашыгып.... Бар дөньның ямен ,матурлыгын алып китте. Аны җирләгән көнне табигать тә, эйтерсең елады...

Без аны һаман искә алабыз, искә алабыз да уфтанып куябыз. Ни өчен болай булды соң? Ул бит әле яшәргә тиеш иде дип авыр сулыйбыз. Нишләтсән дә гомер чикләнгән.

Шуңа күрә исән чакта бер- беребезнең кадерен белеп яшик. Аннан соң үкенерлек булмасын.

Автор Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев