Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бергенәм, дип кабатлыйм

Тормышымның гүзәл мизгелләре Синең белән җаным,бәйләнгән. Җирдә йөрмим,ә очамдыр сыман Баш әйләнә татлы сөюдән. Мин яратам сине өзелеп-өзелеп, Күңелем бары сиңа тартыла. Янәшәңнән мәңге атлар өчен Мин әзермен иркәм,барына! Сөю-назга тулы йөрәк аша Бергенәм син,диеп кабатлыйм. Сәгать түгел,хәтта бер минут та Сине күрми бәгырем,торалмыйм. Йөрәгемдә синең исем генә, Башка ярлар...

Тормышымның гүзәл мизгелләре
Синең белән җаным,бәйләнгән.
Җирдә йөрмим,ә очамдыр сыман
Баш әйләнә татлы сөюдән.

Мин яратам сине өзелеп-өзелеп,
Күңелем бары сиңа тартыла.
Янәшәңнән мәңге атлар өчен
Мин әзермен иркәм,барына!

Сөю-назга тулы йөрәк аша
Бергенәм син,диеп кабатлыйм.
Сәгать түгел,хәтта бер минут та
Сине күрми бәгырем,торалмыйм.

Йөрәгемдә синең исем генә,
Башка ярлар күзгә күренми.
Бел син иркәм,синле тормышымда
Минем куллар читкә үрелми.

Автор:Лилия Саттарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев