Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче гыйнвардан штатта булмаган хезмәткәрләр өчен дә «больничный» түләнә башлый

2023 елдан башлап гадәти килешү буенча сигез ел стажы булган хезмәткәрләр өчен түләүнең максималь суммасы көненә 2 736,99 сум тәшкил итәчәк.

1 гыйнвардан «больничный» буенча түләүләрнең максималь күләме арта. Моннан тыш, «больничный» гражданлык-хокукый характерда килешү һәм гражданлык-хокукый килешү буенча эшләүче гражданнарга да түләнәчәк. Әмма алар узган ел иминият кертемнәренең билгеле бер суммасын кертергә тиеш. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Социаль иминият фондында сөйләделәр.

2023 елдан башлап гадәти килешү буенча сигез ел стажы булган хезмәткәрләр өчен түләүнең максималь суммасы көненә 2 736,99 сум һәм аена 84 846,69 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, Яңа елдан 237нче Федераль законга төзәтмәләр үз көченә керәчәк, алар мәҗбүри социаль иминият системасында иминиятләштерелгән затлар исемлеген тулыландырачак. Бу чаралар штатта булмаган хезмәткәрләргә кагыла. Аларның 2022 елда иминият кертемнәре суммасы 4 833,72 сумнан да ким булмаска тиеш.

 

 

http://baltaci.ru/news/keshe-һәm-zakon/berence-gyinvardan-statta-bulmagan-xezmatkarlar-ocen-da-bolnicnyi-tulana-baslyi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса