Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бердәм идентификацияләү кертелә

2020 елда Татарстанда агросәнәгать комплексын цифрлаштыру кысаларында терлекләрне Бердәм идентификацияләү кертелә башлады.

Татарстанда малларны теркәү һәм исәпкә алуның бердәм системасын кертү буенча «Юл картасы» расланган. 2020 елның октябрь аеннан республикада мөгезле эре терлекләрне маркировкалауга керештеләр, ә 2021 елның 1 июненнән эре мөгезле терлекне идентификацияләү эшләре башланачак, 2021 елның 1 августыннан системага атлар кертеләчәк. Калган төр терлекләр буенча эшләр 2022 елдан 2024 елга кадәр башланачак.

 

2020 елда Татарстанда агросәнәгать комплексын цифрлаштыру кысаларында терлекләрне Бердәм идентификацияләү кертелә башлады.

Шул нисбәттән, районыбызның Сабакай авылы фермасы базасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында терлекләрне цифрлаштыру һәм идентификацияләү темасына семинар-киңәшмә узды. Ветеринария законы нигезендә, туганнан соң бозау бер тәүлек эчендә идентификацияләнергә тиеш. Республика мәгълүмати-исәпләү үзәгенең коммерция директоры Данис Сәйфетдинов бозауларны биркалау, мәгълүматларны ведомостька һәм махсус программага кертү процессын күрсәтте.

- Хуҗалыкның максаты-терлекләрне алдан теркәү. Хуҗалыкка беркетелгән район ветеринария берләшмәсе хезмәткәре теркәүче функциясен башкара. Ягъни хуҗалык теркәү үткәрү, шулай ук кирәкле санда биркаларга гариза бирә. Мин сезгә маркировканың бер төрен күрсәтәм.Терлекнең сул колагына 9 санлы QR-кодлы визуаль бирка, уң колагына – соңгы тугыз саны тәңгәл килгән 15 санлы электрон алка куела. Электрон тамга югалган очракта, аны визуаль бирка буенча бушлай яңадан алып, яисә киресенчә дә эшләп була.

Маркировканың визуаль бирка яки тире астына урнаштырыла торган микрочип вариантын сайларга мөмкин. Электрон чипны сканерлап, хайванның хуҗасы, токымы, туган датасы күрсәтелгән электрон паспортын күрергә мөмкин. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре әлеге программаны үзләштергәч, алар паспортка үткәрелгән ветеринария дәүләт чаралары турындагы мәгълүматларны кертәләр. Телефонында REGAGRO программасы урнаштырган теләсә кайсы кеше QR-кодны сканерлый яки 9 санны ачыклап, терлекнең  электрон паспортын һәм  үткәрелгән ветеринария чараларын ачыклый ала.

Программа Яндекс браузерда гына эшли. Һәр хуҗалыкның бу мәйданчыкта үз логины һәм пароле бар.

Идентификация номеры бер генә бирелә. Башка регионга сату очрагында да үз көчендә кала.

Күп кенә районнар тире астына урнаштырыла торган микрочип кулланалар. Визуаль бирка һәм электрон шайба 117 сум тора, ә визуаль бирка һәм тире астына урнаштырыла торган микрочип - 128 сум һәм ул югалмый.

Безнең районда «Кулон-Агро» җәмгыятендә көтү белән идарә итүдә «Dairy Comp»  һәм «Бариев»  крестьян-фермер хуҗалыгында ДТМ ашату программаларыкулланыла. Малларны биркалауны «Кама-Агро», «Азык-төлек корпорациясе», «Кулон-Агро», «Логос» хуҗалыкларында башлап җибәрделәр. «Габдриев», «Габитов», «Тарутин», «Закиров З.»,  «Ахметов М.» хуҗалыкларында биркаларны сатып алдылар инде.

 Семинарда шулай ук көнлек ашатуны контрольдә тоту, терлекләрне исәпкә алу һәм алар белән идарә итү системасы турында да сөйләделәр.

Компьютерга мөгезле эре терлек  төркемендәге һәр баш терлеккә рацион кертелә. Аны программа автомат рәвештә саный. Рацион төзелгәч бөтен система GPS буенча модем, микрокомпьютер куелган азык тараткычка китә. Механизаторга рационны нинди төркемгә, компонентларны нинди күләмдә өстәргә кирәклеген күрсәтеп мәгълүмат биреләчәк.

-Инновацияләр кертү хуҗалыклар өчен отышлы. Алар хезмәт шартларын җиңеләйтә. Хезмәткәр барысын да телефон аша күрәчәк. Бу технологияләрне гамәлгә керткәндә без хуҗалык җитәкчелеге теләкләрен исәпкә алып эшлибез, - диделәр Евротехнологияләр компаниясе белгечләре.

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса