Бер тапкыр талак әйтү дә җитә
«Мине бер сорау кызыксындыра. Талак сүзен бер тапкыр әйтсәң дә, аерылу булып саналамы? Аны ир-ат кына әйтә аламы?
Сәвия Гәрәева».
Әлеге сорауга дин әһелләреннән җавап алынды.
— Бу аерылу булып санала. Хәтта ире хатынына ишеттермичә генә талак дип урамга чыгып әйтсә дә, алар аерылган була. Шул хәлдән соң бергә яшәүләрен дәвам итәләр икән, зина кылган булып чыгалар. Дөрес, талак сүзен ишетмәгән хатын үзен никахлы дип уйлап яши. Шуңа да бу сүзне уйнап та әйтергә ярамый.
— Аерылышыр өчен талак сүзен 3 тапкыр әйтергә кирәк түгелме соң?
— Моның нечкәлекләре бар. Ир-ат бер тапкыр әйтсә дә, талак кылына. Бу очракта 3 ай эчендә берләшсәләр, никах укытырга кирәкми. Шул вакыт эчендә өлгермәсәләр, никах кирәк. 3 тапкыр талак әйтелгәннән соң, яңадан берләшергә уйласалар, хатыны икенче ир белән никахлашып аерылган булырга, аннан соң 3 ай узарга тиеш. Бу — бик катлаулы мәсьәлә. Шуңа да талак белән шаярырга ярамый.
— Талак дип ир-ат кына әйтә аламы?
— Әйе, талак әйтү хокукы ир-атка гына бирелгән. Бик җитди сәбәпләр булганда, әйтик, ир хатынын тәэмин итми, акча тапмый, балаларын карамый, каядыр китеп югалган икән, бу очракта хатыны казыйга барып, аларны аеруларын сорый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia