Бер хатын бер төргәк 2 меңлек ялган акча ясаткан
Башкортстанда полиция хезмәткәрләре Күмертау шәһәрендә яшәүче хатынны ялган акча кулланган өчен тоткарлаган.
Шәһәр прокуратурасында белдерүләренчә, агымдагы елның апрелендә хатын-кыз җирле типографиядә бер төргәк ялган 2 меңлек акчаларга заказ биргән, ул бу гамәлен туйда конкурслар үткәрү өчен кирәк дип аңлаткан, дип яза «Башинформ». Әмма хатын-кыз, заказны алгач, «түләү чарасы түгел» дигән язуны махсус карандаш белән буяп, берничә купюраны сатып алганда кулланган. Сатучыларның берсе акчаның ялган булуын белеп алган һәм ялган акча таратучыны тоткарлаган.
фотоom-saratov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа