Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер ир хатынын үтереп, чемодан белән җиргә күмгән

Чабаксарда бер ир хатынын үтергән һәм аны чемодан белән җиргә күмгән. 37 яшьлек ханымның югалуы турында полициягә әтисе мөрәҗәгать иткән.

Югалган хатын-кызның ике баласы барлыгын һәм каядыр китәргә бернинди сәбәп булмавын әйткәч, полиция эзләү эшләрен башлый. Ишегалдына куелган видеокамерадан хатын югалган көнне аның иренә охшаган кешенең, зур чемодан тотып, таксига утырып киткәне ачыклана. Тикшерү барышында 44 яшьлек ир үзенең гаебен танырга мәҗбүр була. Исерек килеш ул хатынын кыйный һәм аны бау белән буа. Соңыннан үле гәүдәне чемоданга салып, шәһәр читенә алып китә һәм күмеп куя. Ир-ат өч тапкыр төрмәдә утырып чыккан, соңгысында кеше үтергән өчен 14 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

 фотоelets-adm.ru

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ber-ir-khatynyn-terep-chemodan-beln-irg-kmgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса