Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

БЕР ИР-АТ МУНЧАДАН КАЙТКАНДА ҮЛГӘН

Ир-атның аягы таеп китә һәм ул башы белән бәрелә. Казанның бер урамында урнашкан мунчада 50 яшьлек ир-ат баскычтан егылып төшеп вафат булган, дип хәбәр итә "Татарстан 24" телеканалы. Шаһитләр сузләренчә, фаҗигә фойега илтә торган узәк баскычта була. Мунчада юынганнан соң, 50 яшьлек ир-ат абыйсы белән киемнәрен җыеп кайтырга чыгып барганда...

Ир-атның аягы таеп китә һәм ул башы белән бәрелә.

Казанның бер урамында урнашкан мунчада 50 яшьлек ир-ат баскычтан егылып төшеп вафат булган, дип хәбәр итә "Татарстан 24" телеканалы.

Шаһитләр сузләренчә, фаҗигә фойега илтә торган узәк баскычта була. Мунчада юынганнан соң, 50 яшьлек ир-ат абыйсы белән киемнәрен җыеп кайтырга чыгып барганда аягын авырттырып баскычтан аска егылып төшә. Башы белән бетон баскычка бәрелгәч, авыр тән җәрәхәтләре алган ир-ат шунда ук җан бирә. Тиз килеп җитсәләр дә, табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Фаҗига шаһитләре ир-атның аек булмавын кире какмыйлар, шунлыктан баскычтан төшкәндә тизлекне саклап кала алмыйча егылган, дип фаразлыйлар.

фото http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/15110-ber-ir-at-munchadan-kaytkanda-%D2%AFlg%D3%99n.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев