Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балтач авылы мәдәният йортында зур концерт үтте

Яз ае иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын - кызлар көне белән башланып китә.

Балтач авылы мәдәният йортында да бәйрәм уңаеннан гүзәл затларыбызга ир- егетләребездән бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Бәйрәм чарасы ир-егетләрнең хор белән чыгыш ясавыннан башланып китте. Авылыбыз үзешчәннәре Равил Абдуллин, Шамил Әхмәдиев, Ринат Мөхәммәтҗанов, Фәрит Сафин, күрше авылыбыз егете Илмир Гайнетдиновлар әнкәйләргә,гүзәл затларга  багышланган җырларын яңгыраттылар.Җырларның баян,гармунга кушылып башкарылуы бәйрәм тамашасын тагын да күңеллерәк итте.Авылыбызның оста гармунчылары Габдерәшит Сөниев белән Равил Абдуллин абыйларның моңлы көйләрен йотылып, сокланып тыңлады тамашачы. Казан сәнгать институтының 2 нче курс студенты Салават Гариповның да моңлы тавышын ишетеп куанырга насыйп булды ул көнне.Бәйрәм чарасын зәвыклы,югары дәрәҗәдә оештырып, һәрбер үзешчән җырчыны халыкка аңлаешлы телдә тәкъдим итеп, шул ук вакытта тамашачы белән дә күңелле чаралар  оештырып Юлсубино мәктәбе директоры Нияз Гарипов алып барды. Бу көнне бик күпләр үзләренең яшьлегенә кайтып килгәндәй булгандыр. Соңгы араларда сәхнәдән китеп торган егетләребезнең моңлы тавышларын сагынганбыз икән бит! Шул моңнарны түкми-чәчми безгә җиткергән өчен барлык егетләргә, һәм мәдәният йорты хезмәткәре Алсу Вафинага әфәрин диясе генә кала...
 

Дәвамын "Авыл офыклар" газетасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев