Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бер агачның ике тамыры алар

 Бу гаиләгә килеп керүгә ир белән хатынның уртак аһәңдә булулары, бер сулышта сулаулары, күз карашларыннан аңлашулары, берсен- берсе көтеп кенә, бүлдермичә сөйләшүләре җәлеп итте мине.

 Берничә сәгать дәвамында рәхәтләнеп аларның тормыш кыйссасын тыңлап, КҮҢЕЛЕМӘ ТЕРКӘП УТЫРДЫМ. Шундый кешеләргә юлыгасың, чыннан да аларны тыңлап туеп булмый. Тормышлары, язмышлары, күргәннәре, үткәннәре- бүгенгесе кызыклы. Бүгенге көндә районыбызның Полянка авылында тормыш итеп, көн күреп ятучы Динә һәм Раиф Сабировлар нәкь шундыйлардан. Андыйлар хакында- бер агачның ике тамыры алар диләр. Хагында да шулай. Ничек бер- берсен табышып гаилә корып җибәргәннәр, тормыш арбалары җайлы гына кузгалып киткән, хәзерге көннәргәчә, күз тимәсен, матур гына хәрәкәттә.

   -Динә Нырсыга килеп төшүгә, беренче кичтә үк аны озатырга бардым. Ул безнең авылдагы сәүдә предприятиесенә Казан кооператив техникумыннан  юллама белән кайтты. Әти дә, әни дә кибеттә эшлиләр. Беренче көнне үк алар да күргән яңа кызны, аралашып та алганнар. Авылда хәбәр тиз йөри бит, икенче көнне әтинең шыпырт кына:”Ычкындырма, шәп булырга ошаган”,-диюе йөрәккә май булып ятты. Үзе дә ошаткан булган, биш ел дәвамында бер- беребезне өйрәндек. Шул вакыт аралыгында солдат хезмәтендә дә булып кайттым. Инде аннан гаилә корып җибәрдек. Менә, Аллага шөкер дип әйтү кирәктер, 34 ел бер түбә астында яшибез. Яшәү бер нәрсә, иң кыйммәте бер- беребезне аңлап, санлап гомер итәбез,- ди Раиф.

   Тырышлыклары күренеп тора, тормышлары нык, йорт, каралты- куралары таза. Өч үгез симертәләр. Әле алдагы елларда эре баш терлекләр саны 9-10 га җиткән чаклар да булган. Өч гаражлары гына бар. Урам каршыларында гына тагын бер җир участогы сатып алганнар. Әнә шул участокта һәм гаражларда бар әҗмугасы 10 төрле маркадагы машина урын алган. Барысы да минутында утырып чыгып китәрлек. Шунысы кызыклы, ул машиналарның бензавозлардан кала(авт.Алары өчәү) һәрберсе антиквариат, замана экспонаты булырлык. “Волга-М21”- 1960 елгы. Өрләр яңа сыман. Хуҗа кеше утыртып әйләндереп тә килде. “Әйе, күренеп тора, монда зур нәчәлник йөргән”,- димен ярымшаяртып. Шулайдыр да, бик күпләр, шактый зур бәяләргә сорап килгәннәр. Аның янәшәсендәге “алтылы” машинасы да күпләрнең күзен кызыктырган. Анысы 1979 елгы, кузовына 86 номеры йөзләнгән. Әйтергә кирәк, беренчеләр буларак дөняга килгән булып чыга. Районга беренчеләрдән булып кайткан”Опель” дә кичә генә конвейрдан төшкән кебек ялтырап тора. 18 ел хуҗасына хезмәт иткән “Мазда-6” белән дә бүген дисәң бүген ышанычлы юлга чыгып китәргә мөмкин икән. Үткән гомерендә 60 тан артык машина алыштырган Раиф.

-Тәүлектәге юлдан калган сәгатьләренең олы бер өлешен шул машиналарына багышлый ул. Моннан тыш күпме кеше мөрәҗәгать белән килә үзенә, кире кага белми Раиф. Кайчакларда кызыксынып тыңлап торам, кайберәүләргә телефоннан сәгатьләр буена машина төзәтергә ярдәм итә. Машина җене кагылган диләр бит әле, нәкь шундый ул да. Кичтән ватылып кайта икән, иртәнге таңнарга кадәр ремонтлый машинасын. Ул ятарга өлгерми, берничә колхоз рәисе капка төбенә килеп басалар иде инде,- ди Динә.

    Шундый техника җанлы булмаса, 40 елга якын руль артында булыр идеме икән адәм баласы. Хезмәт юлын гел бензавозларда гына үтә ул. Менә бүгенге көндә юлга чыгып китә торганына моннан 27 ел элек утырган булган. Инде ничә еллар дәвамында (авт.Кайчандыр җидәү саналалар) бердәнбер буларак хуҗалыкларны ягулык белән тәэмин итә.  Хәтта, Лаеш, Алексеевск,Әлки районнарына хезмәт күрсәтә. Сезон вакытында (авт.Нигездә, апрельдән октябрьгә чаклы) кимендә өч тапкыр Казанга барып кайта Раиф. Әле дә хәтерендә, беренче хезмәт елларында Казанга көненә дүрт рейс ясаучы Раифка шикләнеп караучылар да табыла. Әмма, икеләнүле ”тикшерүләр” барысының тәртиптә булуын раслыйлар. Вакытлар үтү белән шул ук җитәкче аның тырышлыгын, булдыклылыгын танып гаиләсен квартиралы итә.Шактый җитәкчеләр алышына ул эшләгән “Сельхозхимия”дә. Тик барысы аның хезмәтен югары бәялиләр. Раиф бүген дә “үз югарылыгында”, афәрин.

-Ягулык ташу өчен рөхсәт кәгазьләре алу бик кыенлашты хәзер. Бу мәсьәләгә бик җитди карыйлар. Рөхсәтне бары тик Мәскәү бирә. Шушы машинамның елын күргәч, кайберәүләр икеләтә шиккә кала.Әмма, эш тәҗрибәсе, машинамның техник төзеклеге барысыннан өстен чыга,- ди Раиф.

   Ә бу машинаның үзең күрсәң, сокланмыйча калу мөмкин түгел, кичә генә куллануга алынган кебек хәлдә. Бала чагыннан техникага тартылып үскән шул ул. Дүртенче класста укыган чагында ук “Иҗ”мотоциклын сүтеп- җыя торган була, шуңа утыртып әнисен, туганнарын 30 километр ераклыктагы “Теләче базары”на йөрткән. Шул елларда үзе белән булган бер вакыйганы сөйләп узды Раиф. Килеп төшәләр, юл күзәтчелеге инспекторы тиз шәйләп ала моны. Транспорт йөртү хокукы булмаган малайның мотоцикл ачкычын кесәсенә тыгып та куя. Бераздан ни күрсен инспектор, мотайдан җилләр искән. “Каз каурые белән кабыздым”,- ди ул шул очракны хәтеренә төшереп.Инде җиденче классларда укыганда аңа машинаны ышанып тапшыручылар да табылгалый. Урып- җыю вакытларында арыган, талчыккан шоферларны еш алыштыра “егет”. Шул елларда ук үзенең киләчәк язмышының техника белән бәйле булачагын тәгаенләп куя ул. Түбән Кама шәһәрендә техник белем алып кайтырга өлгерә.

   -Илне аркылыга- буйга гиздем гомеремдә. Өйдә төн кунарга гына кайткан чакларым аз булмады. Йорт эшләре, балалар тәрбияләү, нигездә, Динә җилкәсенә төште. Бик тә рәхмәтлемен аңа, сукранып- сыкранып, зар елап йөргәнен сизмәдем. Көндез эштә, кичкә керсә мал-туар янында,бакчада ул иде. Икебез дә тырыш булдык. Шуңадыр тормышыбыз бик җайлы, тавыш- гаугасыз барды. Акча мәсьәләсе проблема тудырмады. Өеңә тыныч күңел белән җылылыкка сусап кайтып керүдән дә олы бәхет юктыр ул. Ике кызыбыз- Алия, Гөлинә дә бик тәрбияле үстеләр. Югары уку йортларына кереп кызыл дипломнарда вуз тәмамладылар. Инде бүген икесе дә дәрәҗәле урыннарда хезмәт куялар, балалар үстерәләр. Аллага шөкер, күңелебез тыныч,- ди Раиф.

   Тормыш иптәшен олы сабырлык белән көтеп утырган Динә сүзгә кушылып китә:

   - Раифны бик әйбәт ир саныйм. Ул тормышта таләпчән, нәзберек, вакчыл булмады. Ни пешерсәң шуны рәхмәт әйтеп ашый белде. Шулкадәр кешелекле ул. Ир- ат ни әйтсәң дә малай тууны көтә бит инде. Шуны да сиздермәде, “юньле хатын кыз алып кайта”ди торган иде. Аннан ,кунакка, ял йортларына, күңел ачу урыннарына дисеңме, без кайда гына барсак та гел икәү йөрибез. Аның ышанычлы канаты астында миңа шулкадәр рәхәт. “Күз тимәсен” сүзен еш кабатлыйм, бүгенгебезгә шөкер-ана булып еш дога кылам. Ул берүзе дип әйтергә кирәк, йортны, бөтен каралты- кураны үз куллары белән яңартып чыкты. Өй эчендәге җылыту системаларын үзе алыштырды. Нинди генә  эшкә алынмасын, кулы ятып тора аның. Әле тагын шунысын еш искә алам, без дүрт кыз үстек, әти кияүләрнең берсе генә булса да шофер булса ярар иде дип тели иде. Теләге кабул килде, бу яктан Раиф кияүләр арасында бер баш дәрәҗәлерәк йөрде. Ни әйтсәңдә, төп йортка юлны суытмадык, транспорт мәсьәләсендә төп нигезгә беренче ярдәмчеләр булдык. Печән, утын алып кайту безнең өстә иде,- ди ул.

  Динә исә 40 елга якын гомерен сәүдә системасына багышлаган ханым. Аңа җитәкчеләре, коллегалары да бик хөрмәт белән карадылар, әле дә шундый җылы мөнәсәбәттә торалар. Мин үзем дә аның эшкә урнашып йөргән вакытларын бик яхшы хәтерлим әле. Район үзәгендәге китап кибетендә олы”ЧП” килеп чыккан вакытлар, кибетчеләргә җинаять эше кузгатырга йөриләр. Ул вакытлардагы китапның дәрәҗәсен белсәгез икән сез, язылулы китап серияләре өчен талаш. Аны бүлү ,хәтта, “беренче” дәрәҗәсенә менеп җитә. Шушы мәшһәрне күрә торып китап сәүдәсе белән кем үзен бәйләргә теләсен. Ә Динә үз тәрбиясенә, намусына ышанып алынды. Хаклык, төгәллек,дөреслек, гаделлек яратучы бу ханым тиз танылу алды ул елларда. Аннан, бухгалтериягә алдылар Динәне. Соңгы 10 елын ул “Кама А.А” җәмгыятендә бухгалтер вазыйфасын башкара. 8 кибетнең исәп-хисап эшләре өчен турыдан- туры җаваплы кеше. Лаеклы ялда булуына карамастан,хезмәт юлын дәвам иттерә. Аны тулы канлы йорт хуҗабикәсе санарга ныклы җирлекләр аз түгел. Йорт яны бакчаларында нинди генә яшелчә, җиләк- җимеш, ишек алларында күз явын алырдай нинди генә төр чәчәкләр үстермиләр. Раиф бу мәсьәләләрдә ышанычлы ярдәмче булудан ары китә алмый, төп җаваплылык әлеге дә баягы Динә өстендә. Аннан килә аның тагын бер яраткан шөгыле бар, ул да булса матур милли орнаментлар төшереп чигү, шәл, оекбаш-бияләйләр бәйләү. Бүгенге көндә кода- кодагыйлар, кияүләр, кызлары, оныклары аның күңел җылысы иңгән кул эшләре белән хозурланып яшиләр.

  Ихластан әйтим, мин бу йорттан шундый җылы аурага тиңенеп чыгып киттем. Бу гаиләдәге мөгамәлә, күңел байлыгы, рухи канәгатьлек хисләре әле мине озак вакытлар озатып йөрерләр сымак тоела.

Вазыйх Фатыйхов.

    

 

      

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса