Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«ББ» артистлары белән очрашу җылы атмосферада үтте

Шушы көннәрдә «Авыл офыклары» редакциясе каршында эшләп килүче «ББ» артистлары төркеме белән җанлы, җылы әңгәмә оештырдык. Максатым да артистларыбыз белән күзгә-күз карашып сөйләшү, аралашу, алдагы планнары белән якыннан танышу иде.

ВКонтакте социаль челтләренең редакция аккаунтына язылучылар белән турыдан-туры трансляция да оештырылды.
Мине һәрвакыт үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистларның чыгышлары зур кызыксыну уятып килде.  ВКонтакте битенә куелып барган һәр видеоны карап барып хозурландым, артистларның уйнавын мөкиббән китеп карадым. Очрашуга да фикерләремне туплап, сорауларны алдан ук әзерләп бардым. Бактың исә, әлеге төркем өч ел дәвамында укучыларын сөендереп яши икән! Алар берсеннән-берсе мәгънәле спектакльләр, мини-кинофильмнар төшереп, социаль челтәрләрдә уртаклашып барганнар.
Очрашуда башлап «ББ» артистлары, ягъни «ББ» атамасына ачыклык кертеп, сорау бирдем. Чынында исә, «ББ» атамасы үзебезнең район исеме –«Балык Бистәсе» дип шәрехләнә икән бит. Артистлар исә, кыскартып «ББ» дип атаганнар. Әлеге төркемнең җитәкчесе, оештыручысы, режиссеры «Авыл офыклары» редакциясе хезмәткәре Гөлчәчәк Газизова, төркем оешу тарихы белән таныштырып, болай диде:
– Мин редакциягә эшкә килгәндә, сайтта да, ВКонтакте челтәрендә, шулай ук башка социаль челтәрләрдә дә карау-күзәтү аз иде. Редакция хезмәткәрләренә  башкалага «Татмедиа» үткәргән җыелышка барырга туры килде. Үзебезнең борчуыбызны белдергәч, алар безгә: «Бәлки, сез кечкенә фильмнар, спектакльләр төшереп карарсыз», – дигән тәкьдим белдерделәр. Мин исә, бик рәхәтләнеп риза булдым, сценарийлар яза башладым, әсәрләр белән кызыксынып, алдан хәстәрен күрдем. Төркемгә кешеләр барлый башладым. Иң беренче әзерләгән видеобыз Әниләр көненә багышланган иде. «Телефоннарыгызны читкә куеп, әниләрегезнең хәлләрен белегез» дип атала иде ул. Социаль челтәрләдә видеоязмабыз бик күп карау җыйды,  кызыксынучылар да артты. Һәм тамашачыларыбыз шушы ук роликның дәвамын сорады. Аны да яхшы гына башкарып чыктык. Руслан Дормидонтов белән Айгөл Хәмәтвәлиева беренчеләрдән үк миңа ярдәмгә килделәр. Матур итеп, һич икеләнмичә, бик теләп  катнаштылар, – ди Гөлчәчәк.
Әлеге видеороликта катнашу Айгөлгә бик ошый, һәм ул Гөлчәчәккә   фильм төшереп карау тәкьдиме белән элемтәгә чыга. Гөлчәчәк уйланып кала. Һәм, кулына каләм тотып,  беренче тәүге  фильм төшерү өчен сценарий яза башлый. Фильмның исемен «Ялгыз әти язмышы» дип атый. Төп рольдә мәдәният хезмәткәре Азат Закиров катнаша.
Әлеге ролик та халык күңелендә мәхәббәт уята, шулай ук караучылар-күзәтүчеләр саны көннән-көн сизелерлек арта. Үзешчән артистлар кабаттан уйлана башлыйлар. Һәм инде төрле-төрле спектакль, фильмнар төшерү эшенә ныклап торып керешәләр: катнашучы артистлар саны да күбәя, төркем ныгый. Бүгенге көндә 16 егет-кыз үз укучыларын сөендерә. Кызганычка каршы  бүген  Рәдиф Җамалиев, Гүзәл Дормидонтова, Азат Закиров һәм Эльмира Сибгатова килә алмаганнар. Уенчылар арасында төрле  һөнәр ияләре: кибетче дә, риэлтор да, матурлык өләшүче дә, җырчы да, шофёр да, полиция хезмәткәре дә, хисапчы, хастаханәдә эшләүче, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр дә бар. «Сезгә ярдәм итүче режиссерыгыз бармы?» – дигән сорауга Гөлчәчәк Газизова:
– Төркемне җитәкләүче дә, режиссер да үзем. Сценарийларны да үзем язам. Соңыннан төркемебез белән текстны анализлыйбыз, үзгәртәсе урыннарны үзгәртеп, шәрехләп, бергә киңәшләшәбез. Бүгенге көндә актуаль темаларны сайларга тырышабыз, – ди.
Быел исә, «ББ» артистлары Туфан ага Миңнуллинның «Гөргери кияүләре»  әсәренә тукталганнар. 
– Төшерү процессы көн дәвамында барды. Дөресен әйтим, артистларыбыз да арды, көн кичкә авышкач кына өйләребезгә таралыштык. Икенче көнне монтажлаган вакытта кадрлар саны җитми башлавы ачыкланды. Янәдән төркем  икенче көнне дә җыелып,  кичкә кадәр әлеге спектакльне төшерү өстендә эшләдек.
Шулай ук, үзешчән артистлар Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәре буенча спектакль әзерләгәннәр. Әлеге әсәр дә уңышлы сайланып, Күгәрчен авылы сәхнәсендә төшерелә. Укучылар күңелендә матур тәэсирләр калдырылып, бик матур комментрийлар юллана.
Гөлчәчәк  «Кичер мине, энем» драмасын, «Киртәләр юк безгә» мини-фильмын  язып, артистлар  укучылар хозурына тәкъдим итәләр.
Артистларга ни өчен спектакльләрнең онлайн гына каралуы турында да сорау бирдем. Район, авыл җирлекләрендә күрсәтергә ниятләре бармы, булачакмы икәнен сорадым.
– Киләчәктә, бәлки, сәхнәдә дә уйнап, укучыларга карау мөмкинлеге булдырырбыз. Безнең бар мөмкинлекләр дә бар, машинабыз үз кулыбызда. Бер-беребез белән бик бердәм, – ди Гөлчәчәк , фикерләре белән уртаклашып. – Әмма заллар буш булмасын иде, – дигән теләкләрен дә җиткерде.
Артистларның репетицияләре күп вакыт  өйдә, WhatsApp төркемендә аралашып уза икән:
– Артистлар ничек халыкка үз хисләрен җиткерә ала, шулай уйнап чыга. Репетицияне күп ясый башласаң, уйналган шикелле килеп чыга. Шуңа күрә алдан сценарийны бирәм, өйрәнәләр. Төшереләсе көннең иртәнге вакытта җыелып, кичке уннарга кайтабыз. Алар бер-берсен күзләреннән аңлыйлар. Мин һәрбер төшереләсе спектакльгә бер-берсенә пар килерлек, югалып калмасын өчен иптәш табарга тырышам, – ди Гөлчәчәк Газизова.
Бу көнне без артистлар белән дә якыннан танышып, аралаштык.  Хисапчы кыз Эльвира Хәйдәрова дә «ББ» артистлары төркеменә ничек килүе турында сөйләде:
– Гөлчәчәк Газизова Туфан Миңнуллинның «Гөргери кияүләре» спектакленә онык ролендә уйнарга чакырып шалтыратты. Ризалыгымны биреп, әлеге рольне бик рәхәтләнеп башкарып чыктым, – дип, сөенечләре белән уртаклашты.
Зөлфия Җәләлованы «ББ» артистлары коллективында булуы сөендерә, чөнки ул төрле рольләрдә уйнаган, хыялын нәкъ шушы төркемдә тормышка ашырган үзешчән артискабыз да икән.
Инзия Нәҗмиевага сокланмый мөмкин түгел. Бүгенге көндә район үзәгенә  Рус Әшнәге авылыннан килеп, хастаханәдә эшли, хайваннар асрый, ике бала әнисе дә.  Спектакльдә уйнарга да вакыт таба. «Мин уйнап, үземә көч алам», – ди ул. Төркемдәшләре дә аны бик төпле фикерле булуын җиткерделәр.
Коллективта медицина буенча эшләүче хезмәткәрләр бар. Шуларның берсе – Алинә Гәйнетдинова. Мин исә аңа: «Медицина – реаль тормыш, ә театр –хыялый тормыш. Син кайсысын күбрәк үз итәр идең?» дигән сорау әзерләгән идем.
– Мин эшемне әзрәк булса да онытып, иҗат белән рухланып,  онытылып уйныйм да җаныма ял алам. Рәхәт булып китә. Алга таба да  төркемемнән аерылмыйм. Алар минем рухи яктан яшәү чыганагым, – ди.
Руслан Дормидонтов бик оста, сөйләшергә ярата торган, аык күңелле кеше булып күңелемә кереп калды. Иҗади гаиләдән, коллективны бик хөрмәт итә, үзе  юридик эшләр белән мәшгуль.
– Көн саен документлар белән утырып, ял итәргә вакыт калмый, ә мин «ББ» артистлары янәшәсендә яшәрәм, – ди ул. Алга таба урыс телендә дә мини-фильм төшерелүе турында да җиткерелде.
Сәхнәбезнең иң якты йолдызы Гөлия Кадыйрованы «ББ» артистлары арасында күрү бик сөендерде, чөнки аны тамашачы бик ярата, һәр чыгышын көтеп ала. Мәдәният дөньясында 10 ел эшләп, бүгенге көндә үз бизнесын булдырып, кешеләрне бизәндерү,  матурлау эше белән шөгыльләнә.
– Мин мәдәният өлкәсеннән китсәм дә, күңелем җыр-моңнан өзелмәде. Репертуарымны тулыландырам, җырларга көч җыям. «ББ» артистлары чакыргач та, бик теләп ризалаштым. Г. Камалның «Беренче театр» әсәрендә Биби ролендә уйнадым, – дип, шатлыкларын бүлеште Гөлия Кадыйрова.
«ББ» артистлары төркемендә Энҗе һәм Ленар Касыймовлар гаиләсе дә бик матур чыгыш ясап, халык күңелен яуладылар. Алар икесе дә елмаючан, көләч йөзлеләр. «Сүзне бер әйтү җитә, шунда ук тыңлыйлар, актив катнашалар», – ди Гөлчәчәк Газизова алар турында.
Ә Алинә Гарипова исә – Т. Миңнуллинның «Гөргери кияүләре» спектаклендә уйнаган артистыбыз. Ул мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама мәдәният училищесына укырга керә, ләкин тәмамлау насыйп булмый. «Бу минем иң зур ялгышымды», – дип искә алды һәм алдагы төшереләсе спектакльләрдә җитди рольдә уйныйсы килү теләген белдерде.
Эльмира Әхметова бүгенге көндә редакциядә эшли, шулай ук мәдәни чараларда актив катнаша, җырлый. Бүгенге очрашуда да «Кичер, йөрәк» җырын башкарып, күңелләребезне күтәрде. Бу җыры белән ул « Киртәләр юк безгә» фильмына яңа сулыш өрде.
Салават Гафиуллин белән бүгенге очрашуда беренче күрешүебез. Туган ягы үз иткән аны. Казанда югары белем алганнан соң, аны тормыш җилләре кая гына алып бармаган. Ике ел дәвамында Түбән Кама театрында, Казанның Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли. Бүгенге көндә ул Балык Бистәсендә, полиция бүлегендә хезмәт куя. «ББ» артистлары белән дә матур спектакльләрдә, фильмнарда төшәргә өлгерә. Барлык катнашучылар да Гөлчәчәк Газизовага рәхмәтле. Аларның хыялларын тормышка ашырып, аз булса да ял итәргә мөмкинлек биргән җитәкчеләренә кабат-кабат рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
«ББ» төркеме артистларының алга таба да планнары зурдан. Бүгенге көндә Яңа ел алдыннан фильм әзерлиләр икән. Аларга иҗади уңышлар телибез. Яңадан-яңа спектальләр көтеп калабыз!

Олы ихтирам белән  «Авыл офыклары» газетасының актив хәбәрчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса