Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бавырсак пешерү серләре

Пешереп караганыгыз бармы?

 Әлеге күркәм ризыкны пешерүнең иң беренче сере: камыр ясар алдыннан йомыркаларны туңдыру кирәк. Мәсәлән, үзең өчен генә бер-ике кило бавырсак пешерү өчен камырны 5 йомыркага басу да җитә. Йомырканы туңдыру камыр уңуга сәбәпче. Кыш көне аларны урамда, җәй көне туңдыргычта туңдырырга була. 

Туңдырган 5 йомырканың кабыгын әрчеп, бүлмә температурасында эретү кирәк. Аннан соң алар өстенә ике аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, чеметем генә чәй содасы, 1 чәй кашыгы шикәр комы салына, яхшылап болгатыла. Шушыларга он кушып, сыек кына итеп камыр ясала. Ул – коймак камырыннан бераз куерак, токмачныкыннан азрак йомшаграк булырга тиеш. Аннан тактага салып, аңа аз-азлап он куша-куша камырны үзләндерү кирәк. Камыр әзерләнеп беткәч, аны 5-кә бүлеп, һәрбер кисәкне кул белән тактада әвәләп озынча таяк формасында сузасың. Әлеге озынча камырларның һәркайсысын пычак белән ике-өч см. зурлыкта, ромб формасында кыеклап  киселә.

Бавырсак пешерүнең тагы бер сере сере: камыр пешәчәк майга су салырга кирәк. Бу бавырсакларны купертү һәм пешеру очен кирәк. Ин элек киң зур тимер савыт эченә (эмаль савыт ярамый!!!) салкын үсемлек мае, алдан аерым савыттта эретелгән туңмай белән бер стакан салкын су салып болгатыла. Барсы бергә кушыла. Бавырсак пешәчәк май салкын булырга тиеш. Савыт төбенә, сыйган кадәр,  бавырсак кисәкләре тезелә һәм тулы көченә янып торган газ плитәсенә утыртыла. Май җылынгач, бавырсаклар төпкә ябышмаска савытны акрын гына  селкеткәләргә.

Бавырсак әзерләү эшендә иң авыры камыр ясау түгел, ә аны пешерү. Май кайнап чыгуга, бавырсакларны акрынлап болгатып тору кирәк. Ике-өч см зурлыктагы камыр кисәкләре күз алдыгызда күпереп, җиде-сигез сантиметрга кадәр җитә. Су кайнап беткәч, алар савыттагы калган майда кызарыша башлый.

Бавырсак пешкәнлеген белү өчен аның берәрсе майдан алынып, читкә алып куела. Әгәр дә бавырсак шиңә икән, ул әле пешеп җитмәгән дигән сүз.

Билгеле булуынча, 1 савытка күп камыр сыйдыру мөмкин түгел. Шунлыктан  бавырсакларны бер-бер артлы пешерергә туры килә. Пешкәннәрен майдан арындыру өчен дуршлагка яки кәгазьгә бушатырга кирәк. Һәр пешергән вакытта да камырны суытылган майга салу кирәк.

 

http://atnya-rt.ru/news/retseptlar/bavyrsak-pesher-serlre

фотоok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса