Җәмгыять
Башкортстан кешесе ашарга яраклы кашыклар тәкъдим итә
Аш пешерү остасы Вадим Фәттаховка мондый камыр формуласын табу өчен бер ел вакыт кирәк булган.
Эстәрлетамак эшмәкәре уникаль продукт - ашарга яраклы кашыклар эшләп чыгарган. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Аш пешерү остасы Вадим Фәттахов кашык ясау өчен бар яктан туры килгән камыр формуласын эзләп тапканчы бер ел вакыт узган. Нәтиҗәдә, ашханәдә куллану өчен, югары температурага чыдамлы кашыклар булдырылган. Мондый кашык белән белән хәтта кайнар аш та ашап була. Составында бары табигый катнашмалар гына, дип ышандыра уйлап табучы.
Кулланганан соң, әлеге кашыкларны ашарга була. Бу уникаль продуктның тәмен беренчеләрдән булып "Башкортстан" ГТРК корреспонденты Гөлшат Вәлиева татып караган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев