Барысы да балалар сәламәтлеге һәм иминлеге өчен
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлнара Сафина, балалар иҗаты үзәге методисты Фәридә Сәмиева һәм «Авыл офыклары" газетасы редакциясе хезмәткәре катнашындагы махсус комиссия коронавирус инфекциясе таралу шартларында мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьларының көндезге эшләвен һәм аларда эпидемиягә каршы чаралар уздырылуын тикшерде.
Балаларның сәламәтлеге мәктәп директорлары, лагерь җитәкчеләре, эшләүче персоналның үзләренә йөкләнгән вазифаларга никадәр җаваплы каравы белән бәйле.
Каникуллар вакытында районда 6 сәламәтләндерү лагеры Олы Елга, Масловка, Яңа Арыш, Олы Мәшләк, Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш мәктәпләрендә эшләде.
Комиссия үз эшен Олы Елга мәктәбеннән башлады. Бинага керү белән бездән кулларны дезинфекцияләүне сорадылар, температураны үлчәделәр, фамилиябезне журналга теркәделәр. Аннан соң лагерь җитәкчесе Нәйсә Сәлахетдинова Роспотребнадзор вәкиленең сорауларына җавап бирә башлады. Мәктәптә температураны үлчәү, инструкция нигезендә савыт-саба һәм приборларны эшкәртү - барысында да санэпиднадзорның барлык таләпләре үтәлә. Йогышлы авырулар билгесе килеп чыккан очракта, мәктәптә ике изолятор бар: берсе –балалар, икенчесе-өлкәннәр өчен. Кирәкле журналлар вакытында тутырыла.
Яңа Арыш мәктәбенә килгән вакытта балалар укытучылары белән кабинетларда төрле иҗат эшләре белән шөгыльләнсәләр, башка мәктәпләрдә укучылар спорт залларында туп белән уйныйлар иде.
Барлык мәктәпләрдә дә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә.
Лагерь җитәкчеләре, мәктәп директорлары комиссиягә контактсыз термометрлар, битлек, перчаткалар, кулларны, санузелларны, биналарны һәм өслекләрне юу һәм дезинфекция чаралары, журналлар, инструкцияләр, һаваны зарарсызландыру, ягъни санитар-эпидемиягә каршы чаралар үткәрү өчен кирәк булган бар нәрсәне, шулай ук ашханә, изоляторлар, уен бүлмәләрен күрсәттеләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кирәкле документлар тутырылды.
Таңсылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia