Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бар иде "Камский"ның гөрләп торган чаклары

Районда берничә хуҗалыгы булган авыллар бар.

Бүген алар ничек яши, халкы ничек көн күрә, ни белән шөгыльләнә? Шул сорауларга җавап эзләп кечкенә авылларның берсенә Камскийга юл тоттык.

Ул якларга беренче тапкыр баруыбыз. Чыршылы елга авылы аша үткәндә бер өлкән яшьтәге авыл апаеннан юлны сорадык.

“Авылны чыккач ике юл булачак, кайсына кереп барсагыз да шул авылга китереп җиткерер. Алты километрлап булыр әле”, - диде ул безгә.

Ни хикмәт, авыл исеме язылган күрсәтмә дә юк. Уң якка баручы юлны сайладык. Комлы юл, як-ягында урман. Электр чыбыклары үтүче баганаларга карап юлны үзебезчә чамалап барабыз да, барабыз.

Күңелдә курку, шурләү бар. Алты километр диюләре, унга сузылды. Барып җитмәбез инде, дигән идек. Ниһаять урман артында авыл күренде.  Йөрәккә җылы йөгерде диләрме, күңел сөенеп китте.

Авыл турында Фидания апа Зиннатуллина сөйләде. Ул биредә туып үскән. Яр Чаллы шәһәрендә башлангыч сыйныфлар укыткан. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, авылга кайтып әнисен тәрбияли. “Авыл элек поселек дип аталды. Бар иде аның гөрләп торган чаклары.

Ир-атлар урман эшкәртү хуҗалыгында хезмәт куйды, хатын-кызлар урман пасадкасы утыртты, аны барлады, шулай ук балалар белән бергә җиләк-гөмбә җыеп Чистайга чыгып сатты. Авылдан алты километр ераклыкта Кызыл Яр буенда су кичү урыны бар. Анда паром, трамвайлар туктый иде.

Менә шуларга утырып Чистайга чыгалар иде. Бездә күптөрле гөмбәләр үсә. Аларның  “элетныйларын” гына – ак гөмбә һәр груздиларны җыя иделәр.

Җиләкнең башта каен җиләген, кура өлгергәч анысын җыеп саттылар. Җыелаган акчага ата-аналар балалары өчен мәктәп киемнәре, уку кирәк-яраклары алалар иде. Мин гаиләдә берәү генә.

Ә менә биш-алты балалы гаилә өчен бу акчалар бик ярап куйган. “Витаминный завод” та бар иде. Анда ылыслы агачлардан витамин он ясадылар,- дип искә алды ул елларны Фидания апа.

Поселекта төрле милләт вәкилләре яшәгән. Биредә сигезеллык мәктәп тә эшләгән.

Тукай һәм Кызыл яр авылларнан килеп укучыларга интернат та булган. Хәзерге вакытта Тукай авылы юк. “Менә бу Первозная урамы. Аның дәвамы буларак тагын биш-алты йорт бар иде.

Менә монда эшчеләр өчен буфет, аның янәшәсендә медпункт булды. Мин әлеге урамда тудым. Барлыгы алты урам бар”,-дип урамнар белән таныштыра башлады Фидания апа.

Клуб төзелгән урамны Клубная, мәктәп урамын Школьная дип атаганнар. Центральная исемлесе дә  бар биредә. Ул авылның үзәк урамын аңлата икән.

Ни кызгыныч, йортлар бик аз калган. Урам саен ике өчләп кенә дисәк тә була. Кеше яши торганнары төзек, барлап торалар күрәсең. Авыл халкының күбесе өлкән буын.

Шулай ук җәйге ялларга туган нигезенә кайтып торучылар да бар икән. “Табигате матур, тирә-юнендә урман. Җиләк-җимеше үсә. Теләгең булып җыеп кына ал. Һәм иң мөһиме -  саф һава, сәламәтлеккә файдалы”. - Шундыйрак фикердәге берничәсе лаеклы ялга чыкач бирегә туган нигезгә яшәргә кайткан.

Авылның иң өлкән кешесе – Сөммәя Ибатуллина. Ул Фидания апаның әнисе, 1933 елда туган. Тыл ветераны, “Тылда фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Дәүләтхан абый Миннеханов авылның урта буын кешесе дисәк тә була. Ул үз хуҗалыгы тирәсендә йөри иде. Аның белән дә сөйләшеп алдык. “Мин 1962 елда туган. Биредә үстем. Читкә китеп тә карадым. Туган авыл үзенә тартты шул. Янәдән кайттым авылга. Йортка ут кергән. Интернет та бар. Газ, су гына юк. Мичкә утын ягып җылытабыз. Суны коедан ташыйбыз.

Ничек көн күрәсез дигәннән, маллар асрыйбыз, шабашкага йөргәлим, агач эшен беләм мин. Ике сыер, 15 кәҗәбез бар. Алардан башка булмый. Сөтен күрше авыллардан килеп алалар.

Хатыным Татьяна белән үзебез өчен җиләк, гөмбә җыябыз. Бакчада бәрәңге, кишер, кыяр, помидорын утыртабыз. Тик менә чүп-чар ташлар өчен савытлар юк. Яндырырыга туры килә”,-дип сөйләде ул. “Аш-суны кайда пешерү дигәндәй, газ балоннары таба алсак - плитәдә, мичтә, мультиваркада әзерлибез.

Мич коймагы һәм бәлешләре бик тәмле була бездә. Көндәлек кирә-яракларны безгә автолавка алып килә”,- дип өстәп әйтеп куйды Фидания апа.

Авыл уртасында медпункт, почта бүлеге биналары җимерек хәлдә. Төртсәң авып китәр кебек. Алардан ерак түгел генә сугышта һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл куелган. Барысы 39 кеше һәм аларның әлеге исемлектә урын алган.

 Һәр июльнең беренче атнасында биредә авылдашлар очрашуы үткәрелә икән. Әлеге авылда туып үскән, хәзерге вакытта башка авылларда, шәһәрләрдә яшәүчеләр кайта бу көнне анда. “Элекке мәктәптәп булган әлеге урында өстәлләр куеп, аш-су әзерләп, гапләшеп, сөйләшеп утырабыз. Бик күңелле үтә ул очрашу”,- ди Фидания апа.

Авылның күрке булган чишмә буена да бардык. Ул өсте капланган корылма эчендә.

Су алу өчен уңайлыклар бар. Янәшәдә генә өстәл һәм урындыклар урнаштырылган.“Кунакка кайтучылар бирегә килеп самовар кайнатып чәй эчәләр.

Авыл халкы да әлеге чишмә суыннан файдалана. Чишмә, һәйкәл, күпер Альберт Шамилович Фәхретдинов ярдәме белән төзекләндерелде. Аңа рәхмәтебез чиксез ”,-ди Фидания апа.

Шомбыт авыл җирлеге ярдәме белән зыяратның тирәсе яңа койма белән тотып алынган, яңа капкалар куелган. Вафат булган кешеләрне җирләргә Янавыл, Яңа Сала мулласы, ул булмаса Чаллыбашы авылы мулласы килә.

Авылны “Шумбутка” елгасы бүлеп тора. Икенче ягын Малиновка дип исемләгәннәр. Ул якка чыга торган күпер тирәсендә әлеге елгага бер кушылдык ялганып китә. Аны халык теленчә Змеевка дип атыйлар икән. Күпердән чыгып таулыкка әзрәк күтәрелгәч авылның дәвамы булып берничә йорт тора. Анда ике гаилә яши. Ташландык йортлары да бар, алар җимерек хәлендә.

    -Без өч бала тәрбияләп үстердек. Алты оныгым бар. Бирегә кайтып йөриләр. Авылның табигатен яраталар алар да. Матур табигатьле бит безнең як. Авыл янәшәсендә кеше күп йөри. Җиләк җыярга, җәен-кышын балык тотарга киләләр алар. Кыш көне юллар кардан чистартыла, шунысы сөендерә. Менә юлларны төзекләндермәсләрме, газ кертмәсләрме, дип күңел өметләнә әле”,- дип сүзен йомгаклап куйды Фидания апа.

Җир йөзендә бөтенләй юкка чыккан авыллар шактый. Табигате матур әлеге авыл алар рәтенә кермәсен иде.

 

Тансылу Мингазова.

Гөлназ Зарипова һәм Сергей Дулалаев.

фото Тансылу Мингазова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса