Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкчыларга файдалы киңәшләр!

Кышын балык тотуны сәнгатькә тиңли һәвәскәр балыкчылар.

Сүзләрендә хаклык бардыр да: чатнама суык та, үтәли җиле дә, боз өстендә утыру да куркытмый бит аларны. Түземлекләренә дә ис китәрлек. Аларны жәлләмәгән кешеләр дә сирәктер. «Кибеттән дә алып була бит ул балыкны, нужа йөртәме инде?» – дип борчылганнар да юк түгел.

Куркынычсызлык нәрсә белән үлчәнә?
Куркынычсыз дип кимендә 7 см калынлыкта булган боз санала. Нык боз үтә күренмәле була. Аксыл бозга ышаныч юк. Боз өстендә йөргәндә дә, төскә игътибар итәргә кирәк. Әйтик, ул карарак булган саен, юкарак. Боз ныклыгын тикшерәм дип, аңа каты итеп бәрү дә дөрес булмас. Бозга ялгыз гына чыгу да куркыныч. Төркемләп йөргән очракта, 3–5 метр ара саклап атларга кирәк.
Балыкчыга бил каешына бау эләктереп куярга киңәш ителә. Боз астына төшеп киткән очракта, судан тизрәк чыгарырга мөмкинлек бирер ул.
Уңышсызлыкка дучар булып, боз астына китә калсагыз, паникага бирелмәгез. Бозлы су – рәхәт нәрсә түгел, шулай да кеше организмы мондый шартларда 5–7 минут дәвамында тора ала. Коткыга бирелеп, игътибарны туплап булмаячак. Башта бер, аннан икенче аякны чыгарып, ашыкмыйча гына боз өстенә чыгарга мөмкин. Салкында җылыну өчен алкоголь куллану дөрес түгел. Бу кешенең ориентациясен югалтуына китерә, үз-үзен тотышы үзгәрә. Җылыну өчен иң яхшысы – кайнар чәй.

Балыкчыга киңәшләр
Балыкны рельефы катлаулы булган урыннарда эзләргә кирәк.
Йөзмә кармакка (поплавочная удочка) чабак (плотва), шыртлака (ерш), алабуга, йомры чабак (елец) кебек балыклар яхшы эләгә.
Чирткеч 2–3 см тирәнлектә урнашса дөресрәк. Югыйсә ул тиз катачак.
Ничек киенергә?
Баш киеме колакларны капларга тиеш.
Җылылык саклый торган эчке кием, өстеннән йон свитер кию яхшы булыр. Флис тукымадан куртка, йон пирчәткә, бияләй шулай ук туңмаска булышыр.
Аяк киеме су үткәрми һәм туңдырмый торган булсын.

Кышкы чорда балыкларның үз-үзен тотышы
Иң кимендә балыкларны 20–35ләп төре кыш буе ризык юнәтүне дәвам итәләр.
Корбан балыгы - 5–9 м тирәнлектә, Алабуга - төрле тирәнлектә, Судак - төпнең текә борылышларында, Шамбы (налим) - җәен дә, кышын да төптә, Чабак - тирәндә.

Боз калынлыгы
Һава температурасы 1 градуска төшкән саен, боз бер тәүлектә 2,5 миллиметрга калыная.
12–13 см диаметрда тирәнлектә тишемнәр ясый торган бозбурагыч (ледобур)
Тирәнлек үлчәгеч (җепкә бәйләнгән кургаш йөк)
Чүмеч йә шумовка (тишемнәрне кардан чистарту өчен)
Кармак (кармак сабы 30–40 см озынлыкта булырга тиеш, артыш агачыннан эшләнгән булса яхшы, чөнки ул салкынга чыдам)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса