Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләрне үзгәрешләр көтә

«Республикада киләсе елдан аналог эфир челтәре эшләүдән туктатылачак икән дип ишеттек. Бу хәбәр дөреслеккә туры киләме һәм моңа рәсми җавап ишетергә теләр идек. Г. Сәлахетдинова».

Без әлеге хатка түбәндәге җавап алдык:

2019 елдан башлап Рәсәй Федерациясе тулысынча цифрлы телевидениегә күчә. Гражданнарга югары сыйфатта, бушлай 20 телевизион, 3 радиоканал карарга, тыңларга мөмкинлек туа.

Балык Бистәсе районын Саескан Тавы һәм Иске Арыш  авылындагы станцияләр 2 нче мультиплексны да  тоташтырырга әзер. Шуның бәрабәренә агымдагы елның декабрь аеннан райондагы цифрлы сигналның сыйфаты яхшырачак.

Шул ук вакытта 2019 елның башыннан аналог эфир челтәре туктатылуын искәртеп узабыз. Телетапшыруларны аналог челтәрендә караучыларга (телевизор почмагында “А” хәрефе тора) кыска вакыт аралыгында DVB-T2 стандартын кабул итүче приставка яисә телевизор сатып алуны күздә тотарга кирәк.

Тулырак мәгълүмат һәм белешмәләр өчен телефон: 8(843) 4140201.

фотоtechnoguide.com.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса