Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләрнең яшәү шартлары көннән - көн яхшыра

Авыл кешесе өчен юлсызлык гомер буена иң әһәмиятле һәм тормышчан мөһим мәсьәлә булып исәпләнде.

Районыбызда бүген барлык юлларның да диярлек яхшы, төзек хәлдә булуы нык куандыра. Ә менә шул ук вакытта халыкка уңайлыклар тудыру максатыннан авыл эчләрендәгесен дә төзекләндерәсе килә шул. Кызганычка каршы, аларны җирле халык ярдәме, ягъни алардан җыелган үзара салым акчасы хисабына гына төзеп сафка бастыруы бүген бөтенләй чынга ашырдай эш түгел, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки, тормыш булгач әле аның тагын да әһәмиятлерәк чыгымнары да килеп чыгып тора бит. Белгәнебезчә, бу хезмәт бүгенгесе көнне иң күп күләмдә финанслауны сорый торганнардан исәпләнә. Шулай булгач, аны башкарып чыгу дәүләт ярдәменнән башка гына һич тә мөмкин эш түгел. Бу яктан район җитәкчелегенең тырыш хезмәтен телгә алмау ярап бетмәс. Чөнки, һәр елда районыбыз барлык төр дәүләт программаларында да актив катнашып, район юлларын яхшырту һәм көнкүреш-социаль, мәдәни учреждениеләрне сафка бастыруда, бер ишеләренә капиталь ремонт үткәрүгә ирешүдә аеруча нәтиҗәле эшлиләр. Ә бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр, катлаулы һәм күп чыгымнар соравын күз алдына китерү өчен берничә мисалны телгә алып үтәсе килә. Бүгенгесе көнне Балык Бистәсе-Янчык-Кече Укмас авыллары автомобиль юлларын реконструкцияләү 150,  ә менә Балык Бистәсе-Корноухово юлларына капиталь  ремонт эшләре 170 миллион сумга төшәчәк.  Бу участокларда бүген кызу эш кайный. Әлбәттә инде районыбыз авылларында да юл төзелеше һәм төзекләндерү эшләре тукталып тормый, уңышлы  дәвам итә. Бүгенгесе көнне, Биектау авылының Сафиуллин урамы асфальт юлында ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Рус Әшнәге авылының Олимпиада урамында 450 метр арага комлы таш җәюне тәмамладылар. Ә менә Шомырбаш авылының Мәктәп һәм Совет урамнарында юл эшләре  инде ахырына якынлаша. Шул ук вакытта Балык Бистәсенең Яр буе, Наратлык, Яковлев, Рәшитов һәм Яшьләр урамнарында да юл төзекләндерү эшләренең яртысын төгәлләүгә ирештеләр. Бу эшләрнең күбесе муниципаль юл фонды ярдәме белән башкарылуын да искәртеп үтү урынлы булыр. Бер сүз белән әйткәндә, районыбыз авылларында да җәйге, аяз, матур көннәрнең кадерен белеп зур күләмле һәм  файдалы эшләр башкаралар. Тормышчан әһәмияткә ия булган мөһим проектларның бер урында таптанып тормауларына, халык файдасына авыл кешеләренең гасырлык хыяллары чынга ашырылуына ничек сөенмисең.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса